Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллыда ярминкәләр 8 майга кадәр дәвам итәчәк

Чаллы шәһәрендә авыл хуҗалыгы продукциясен тәкъдим итүче ярминкәләр дәвам итәчәк. Алар шимбә, 18, 25 апрельдә һәм бәйрәм алдыннан өстәмә 30 апрель, пәнҗешәмбе һәм 8 май, җомга көннәрендә уздырыла. Гадәттәгечә, Сарман трактында Тукай районының көзге, яңа ел алды ярминкәләрендә катнашкан агрофирмалары, крестьян-фермер, шәхси хуҗалык тотучылары һәм авыл хуҗалыгы продукциясе белән сәүдә...

Чаллы шәһәрендә авыл хуҗалыгы продукциясен тәкъдим итүче ярминкәләр дәвам итәчәк. Алар шимбә, 18, 25 апрельдә һәм бәйрәм алдыннан өстәмә 30 апрель, пәнҗешәмбе һәм 8 май, җомга көннәрендә уздырыла. Гадәттәгечә, Сарман трактында Тукай районының көзге, яңа ел алды ярминкәләрендә катнашкан агрофирмалары, крестьян-фермер, шәхси хуҗалык тотучылары һәм авыл хуҗалыгы продукциясе белән сәүдә итүчеләр ит, сөт, кош ите, казылык, бәрәңге, яшелчәләр һәм башка төр ризыклар белән сату итәчәк. Тукай районының авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгының урынбасары Габделхәй Вәлиев хәбәр итүенчә, продукциянең кайбер төрләре базарныкына караганда 20-40%ка очсызрак бәядән булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев