Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллыда Хәләл Үзәк эшли башлады

Чаллы шәһәрендә Татарстанда беренчеләрдән булып Хәләл Үзәк эшли башлады. Бу уңайдан шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин болай ди: "Әле кайчан гына хәләл ризыклар сата торган бер кечкенә генә кибет, кафе ачылса да шатлана идек. Ә инде тулы бер комплекс - Хәләл сәүдә Үзәге ачылу шәһәр мөселманнары өчен бик тә мөһим...

Чаллы шәһәрендә Татарстанда беренчеләрдән булып Хәләл Үзәк эшли башлады. Бу уңайдан шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин болай ди: "Әле кайчан гына хәләл ризыклар сата торган бер кечкенә генә кибет, кафе ачылса да шатлана идек.
Ә инде тулы бер комплекс - Хәләл сәүдә Үзәге ачылу шәһәр мөселманнары өчен бик тә мөһим вакыйга - зур шатлык һәм куаныч.
Биредән һәр әйберне шикләнмичә зур канәгатьлек белән аласың. Барсы да Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы Хәләл стандарты комитеты тикшерүе аша узган.»
Хәләл Үзәк заманча архитектураның бер үрнәге буларак та игътибарны тарта. Аның стеналары тоташтан диярлек пыяладан булганга, эчке өлеше якты һәм иркен, җылы. Гомуми мәйданы 600 кв.метр. 30 сәүдә павильоны сатып алучыларга хезмәт күрсәтә. Эшләүчеләр өчен барлык кирәк-яраклары белән тәһарәтханә, намаз залы булдырылган. Алардан сатып алучылар да файдалана ала. Чәй эчү почмагы бар. Сатучылар мөселманча киенгән.
Администратор Гүзәл Газизова Үзәктә сатылучы ризыкларның, хәләл әйберләрнең ассортименты баеганнан-баюын билгели.
http://www.islamtatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев