Чаллыда өч кешене үтергән җинаятьче тоткарланды
22 июльдә, төш вакытында, Чаллының бер фатирында өч кешенең үле гәүдәсе табылган. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсе 2 нче бүлеге (ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерү) буенча җинаять эше кузгатылган иде. Хокук сагындагылар бүген әлеге җинаятьне кылуда шикле кеше -...
22 июльдә, төш вакытында, Чаллының бер фатирында өч кешенең үле гәүдәсе табылган. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсе 2 нче бүлеге (ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерү) буенча җинаять эше кузгатылган иде.
Хокук сагындагылар бүген әлеге җинаятьне кылуда шикле кеше - Чаллыда яшәүче 21 яшьлек Шәүкәт Миндияров тоткарлаган. Ул үз гаебен тулысынча таныган.
Тикшерү фаразлары буенча, ул төнге сәгать 3тә әлеге йорт яныннан узып барганда, икенче каттагы балкон тәрәзәсенең ачык булуын күреп ала. Урлашу нияте белән балкон аша фатирга үтеп керә. Йоклап яткан ике ир-атны күреп, аш бүлмәсеннән пычак ала. Шул арада хуҗабикәнең энесе уяна. Миндияров аның муенына берничә тапкыр пычак белән чәнчи һәм мендәр белән каплап куя. Аннары җинаятьче күрше бүлмәдән чыккан хатын-кыз һәм аның улын да үтерә.
Фатирдан уен приставкасы, планшет, 5 мең сум акча һәм банк картасы эләктереп, аш бүлмәсендә газ плитәләрен ачып, шәм яндырып, ишектән чыгып кача. Артыннан ишекне бикләргә дә онытмый.
Тикшерү органнары аны сак астына алуны сорап, судка мөрәҗәгать итәчәк. Тикшерү эше дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев