Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллыда бер эчкече хатын үзенең ике яшьлек баласын ач тоткан

Аналык вазыйфасын үтәмәгән хатынга җинаять эше ачылган. Чаллыда бер эчкече хатын үзенең ике яшьлек баласын ач тоткан, дип яза җирле басма. Сабыйның ачынып озак елавына күршеләре игътибар иткән. Бу фатирда 33 яшьлек спиртлы эчемлекләр кулланырга яратучы хатын-кызның яшәвен алар белгәннәр. Ул баласын карамаган вакытын эчкече компанияләр җыеп үткәрә торган булган....

Аналык вазыйфасын үтәмәгән хатынга җинаять эше ачылган.

Чаллыда бер эчкече хатын үзенең ике яшьлек баласын ач тоткан, дип яза җирле басма.

Сабыйның ачынып озак елавына күршеләре игътибар иткән. Бу фатирда 33 яшьлек спиртлы эчемлекләр кулланырга яратучы хатын-кызның яшәвен алар белгәннәр. Ул баласын карамаган вакытын эчкече компанияләр җыеп үткәрә торган булган. Бу юлы да баланы бикләп калдырып каядыр киткән.

Баланы полиция хезмәткәрләре килеп ишекне ачып коткарганнар. Сабый хәзер табиблар күзәтүендә, хастаханәдә. Ул бик ябык һәм хәлсез. Аналык вазыйфасын үтәмәгән хатынга җинаять эше ачылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев