Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллыда автозаправка хезмәткәре урланган автомобильдә әйләнеп капланган

Сарман районына илтә торган юлда ул идарәсен югалтып, авариягә юлыккан. Чаллыда автозаправка хезмәткәре урланган автомобильдә әйләнеп капланган. Авария 18 апрельгә каршы төндә булган. Минзәлә трактында урнашкан автозаправка станциясенең исерек хәлдәге 19 яшьлек хезмәткәре Россия автомобилен урлап алып киткән. Чит кеше машинасында ул үзенең туган ягына - Сарман районына юл тоткан....

Сарман районына илтә торган юлда ул идарәсен югалтып, авариягә юлыккан.

Чаллыда автозаправка хезмәткәре урланган автомобильдә әйләнеп капланган.

Авария 18 апрельгә каршы төндә булган. Минзәлә трактында урнашкан автозаправка станциясенең исерек хәлдәге 19 яшьлек хезмәткәре Россия автомобилен урлап алып киткән. Чит кеше машинасында ул үзенең туган ягына - Сарман районына юл тоткан.

Әмма юлда идарәсен югалтып, машинасы әйләнеп капланган. Җитди тән җәрәхәтләре алган автомобиль карагын Әлмәт Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев