Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Чаллы сиреньнәре» кабат яңгырар...

Сәхнәдәшләре Ринат Гобәйдуллинның туган көненә зур концерт әзерләргә вәгъдә иттеләр Ул әле хәзер дә «Энергетик» мәдәният сараеның кеше өзелми торган, ыгы-зыгылы коридорында очрар да: - Ни хәлең бар, үскәнем? - дип ипләп кенә сорап куяр кебек...

Ринат абый һәрвакыт шулай чын күңелдән, йомшак итеп сәлам бирә иде. Һәркемгә карата дустанә мөгамәләдә, чын мәгънәсендә зыялы зат иде ул. Ринат абый барыбызның хәтеренә шулай кече күңелле, игътибарлы, рәхәт кеше булып кереп калыр. Йөзләгән җыр авторы, татар җыр сәхнәсенә дистәләгән талантлы җырчы үстереп биргән остазыбызның йөрәге тибүдән туктады. Кинәт, көтмәгәндә, уйламаганда булды ул хәл. Гадәттәгечә, иртән иртүк яраткан эшенә барганда, машинасын читкәрәк чыгып туктатырга өлгерә, тик менә янар йөрәге генә буйсынмый аңа. «Ринат Гобәйдуллин үлгән», дигән хәбәр барыбызны тетрәндерде. Яскынып иҗат иткән, дәртләнеп яшәп йөргән чагы бит. Әле май аенда гына 65 яшь тулу уңае белән интервью язганда, миңа: «Иң матур җырым әле язылмаган», - дигән иде. Әйе шул, сәхнәгә мөкиббән һәрберебез аннан моңа кадәр булмаган, ишетелмәгән җыр көтә идек. Һәм ул аларны яза торды. Ул оештырган һәм күп еллар җитәкчелек иткән «Сердәш» ансамбленә йөрүче җырчыларның һәрберсенең тавышына туры китереп җырлар язды ул. Көй язар өчен шушы җирлеккә туры килгән, заман сулышын чагылдырган текстларны сайлап ала белде, шагыйрьләр белән тыгыз элемтәдә иҗат итте.

«Күңелеңә авыр алма», «Бир кулыңны, гүзәлем», «Күчмә кошлар», «Мәк чәчәкләре», «Күз карашың китми күңелдән», «Сандугач кайткан таллыкка» - ул иҗат иткән җырларда күпме якты аһәң, яшәү яме, тормыш үзе. «Чаллы сиреньнәре» автомобиль төзүчеләр каласының гимнына әверелде, «Бик сагынсаң әгәр мине» дигән җырында гашыйкларның хисләрен сихри биеклеккә күтәрде. Бу җыр һәр күңелдә яңгыраш таба. «Каз өмәсе» дигән җырын гына алыйк. «Кызларыгыз китәр чаклар җитте, сагынырсыз, карап калыгыз», ди ул. Бу җырда милли йола да бар, яшьлекнең кыска булуын искәртү дә ул. Моны халыкчан дими, ни дисең?! КамАЗ төзелешенә җыелган төрле милләт кешеләренә татар культурасын шушы җырлар аша танытты. Ринат абыйның иҗаты һәрвакыт халыкка якын булды. Удар төзелешкә килгән яшьләрне туплап сәхнәгә күтәрде, татар җыр сәнгатенең мэтрына әверелде.

Мин «Сердәш» ансамбленә Ринат абыйның җырчы яшьләрне үз тирәсенә җыюын ишетеп килдем. Ул вакытта татар яшьләрен туплаган бердәнбер иҗади коллектив иде ул. Үз тирәсендәге сәнгатькә гашыйк яшьләр киләчәктә җырчы булып китәме, юкмы - андый максат куймады ул, аларны бары милли моң дөньясына алып керү, сәхнә серләренә өйрәтү булды аның нияте. Ихлас хезмәте бушка китмәде. «Сердәш»тә канат чыгарган җырчылар Габидулла Хөрмәтуллин, Резеда Шәрәфиева, Равил Галиев, Инзилә Сәлимова, Ришат һәм Айгөл Шәйхетдиновлар зур сәхнәләргә чыктылар, республика күләмендә танылдылар. Болар барысы минем күз алдында булды. Мин эшләгән «Якты юл» газетасы иҗат казанында Ринат Гобәйдуллин, Рәзинә Насыйбуллина белән берлектә туган «Авылым сагышы», «Күзкәем», «Соңгы назым», «Әйтче, ниләр булды сиңа?» дигән җырларны яратып башкарам. Ринат абый еш кына: «Җыр ул - хисләр балкышы, бөтен җаныңны биреп җырлаганда гына күңелләргә барып җитеп була», дия иде. Шушы сүзләр әле дә күңелемдә яңгырап тора. Остазымның якты бер бүләге булып калды ул җырлар миңа!

«Энергетик» мәдәният сараена моңсар белән хушлашу чарасына шулкадәр күп кеше җыелды. Аның җырларын яратучылар, иҗат әһелләре, рәхмәтле шәкертләре, таныш-белешләре, якташлары - кемнәр генә юк иде анда. Күзләрдән өзлексез аккан яшьләрне тыярлык чут булмады. Җеназаны «Энергетик» мәдәният сараеның алыштыргысыз директоры, соңгы елларда Ринат абый белән иңне-иңгә куеп эшләгән сәнгать остасы Гөлзада Рзаева, гадәттәгечә, күңелләргә үтеп керерлек итеп үткәрде. Кайтып-кайтып уйланырлык сүзләр әйтте. Сәнгать, иҗат әһелләренә мәдхия уку, зурлау чарасы булды ул. Бакыйлык, гомернең олы бүләк булуы, анда үзеңнән соң матур эз калдырырга кирәклеге турында тагын бер искәртте. Сәнгать - олы көч. Ринат абый үзенең кабатланмас җырлары, мәдәнияткә биргән ихлас хезмәте белән исән чагында ук үзенә һәйкәл куйды. Андыйлар онытылмый! Сәхнәдәшләре 20 майга, аның туган көненә багышлап, зур концерт әзерләргә килештеләр. Туган төбәгебезнең моңлы җырчысын без әле бик күп еллар сагынып искә алырбыз, җырларын өр-яңадан яратып җырларбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев