Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы Новый поселогында бүген яңа өйләнешкән парлар көч сынаша, "мәхәббәт почтасы" эшли

Бүген, 13 февральдә, 18.00 сәгатьтә Яңа поселогының хоккей кортында Изге Вәли көне уңаеннан төрле авыл җирлекләреннән килгән гашыйк парлар катнашачак. Шунысы кызыклы: бу көнне бөтен кеше тимераякта шуачак. Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белгечләре катнашучы гашыйк парлар өчен кызыклы конкурслар, мавыктыргыч бәйгеләр әзерләнгән. Бөтен райондашларны Изге Вәли көнен...

Бүген, 13 февральдә, 18.00 сәгатьтә Яңа поселогының хоккей кортында Изге Вәли көне уңаеннан төрле авыл җирлекләреннән килгән гашыйк парлар катнашачак. Шунысы кызыклы: бу көнне бөтен кеше тимераякта шуачак. Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белгечләре катнашучы гашыйк парлар өчен кызыклы конкурслар, мавыктыргыч бәйгеләр әзерләнгән. Бөтен райондашларны Изге Вәли көнен бергәләшеп үткәрергә чакырып калабыз!
Сүз уңаеннан, Гашыйклар көнендә үз никахларын теркәүчеләр дә була икән. «Изге Вәли көнендә районыбыздан 6 пар никахларын законлы рәвештә теркәргә теләк белдерде. Аларны исә без Яңа поселогында үтәчәк чарага да чакырдык. Җиңүче парга мин никахлашу сертификатын тапшырачакмын. Гашыйк парлар кайчан һәм кайда телиләр - шул көнне регистрация үтә алачаклар», - диде безгә район ЗАГС бүлеге башлыгы Эльвира Мостафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев