Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйрәм көннәрендә Татарстанда җылы булуы көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 30 апрельдә республикада аязучан болытлы һава хакимлек итә. Төнлә кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал. Көндез исә явым-төшем күзәтелми. Татарстанда уртача һава температурасы төнлә 6-11, көндез 20-25 градус җылы булачак. 1 майга каршы төндә Татарстан буенча аязучан болытлы һава, урыны...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 30 апрельдә республикада аязучан болытлы һава хакимлек итә. Төнлә кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал. Көндез исә явым-төшем күзәтелми.

Татарстанда уртача һава температурасы төнлә 6-11, көндез 20-25 градус җылы булачак.

1 майга каршы төндә Татарстан буенча аязучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм яшен булу ихтимал. Төнге һава температурасы 8-13 градус җылы булачак.

Бәйрәм көннәрендә - 1 һәм 2 майда Татарстанда аеруча җылы булачак. Шулай да кыска вакытлы яңгырлар читләп үтми. Урыны белән яшен дә булырга мөмкин. Һава температурасы 20-25 градус җылы булыр дип фаразланыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев