Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел татар теленнән Бердәм республика имтиханын барлыгы 18 укучы тапшыра

9нчы сыйныфны тәмамлаучы 1475 бала туган телләрдән имтихан тапшырырга ниятли. Быел Татарстанда татар теленнән Бердәм республика имтиханын барлыгы 18 кеше тапшырачак. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова хәбәр итте. "Бу 18 кеше Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институтына укырга керә, шуңа шушы...

9нчы сыйныфны тәмамлаучы 1475 бала туган телләрдән имтихан тапшырырга ниятли.

Быел Татарстанда татар теленнән Бердәм республика имтиханын барлыгы 18 кеше тапшырачак. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова хәбәр итте.

"Бу 18 кеше Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институтына укырга керә, шуңа шушы имтиханны сайлаганнар", - диде ул.

9нчы сыйныфларга килгәндә, аның әйтүенчә, 1475 кеше туган телләрдән имтихан тапшырырга ниятли. "106 бала - чуваш, 60 кеше- удмурт, 26 кеше мари телен сайлаган. Башкалары татар теленнән белемнәрен сыный. 200 дән артык бала рус төркемнәрендә татар телен өйрәнүчеләр", - дип билгеләп узды Лилия Әхмәтҗанова.

Искәртеп үтик, бүген Казанның 127 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә ата-аналар өчен татар теленнән имтихан оештырылды. "Бүген 30 дан артык кеше теләк белдерде.

Без күбрәк кеше килер дип уйлаган идек. Кызганыч, бүген килер дип көткән кешеләр күренми", - дип белдерде Лилия Әхмәтҗанова. Аның әйтүенчә, имтиханны бөтен республика буенча язалар, әмма күпләп килүчеләр беркайда күзәтелми. Нигездә, 15-30 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев