Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бушлай газ: кемгә һәм нинди шартларда?

Ел башында Россия Президенты Владимир Путин Федераль җыенга Юлламасында хөкүмәткә һәм төбәкләргә газлаштыруның төгәл планын эшләргә һәм газ челтәренә тоташтыруны халык өчен бушлай итәргә кушкан иде. Монда сүз газүткәргечне кешенең капка төбенә кадәр генә китереп җиткерү турында бара. Газны өйгә кадәр түләүсез кертеп бирәләр дигән сүз түгел. Анысын хуҗа подрядчы оешма яллап башкара. Проектын эшләтү дә, җиһазларын сатып алу да йорт хуҗасының үз җилкәсенә төшә.

Ләкин Президентның әйткәннәрен дөрес аңламыйча, килеп бушка газ кертеп бирерләр әле дип көтеп ятучылар да юк түгел. Кече Шилнә авыл җирлегенә караган Филатовка бистәсендә яшәүчеләрнең дә кайберләре моңа кадәр әнә шулай уйлаган. Филатовкада 400гә якын йорт бар. Күбесенең хуҗалары шәһәрдән килеп йорт салган, ләкин теркәү үтмәгәннәр. Бистәгә исә газ торбалары сузылган. 
Хөкүмәт шәхси йортларны газ челтәренә бушлай тоташтыру мөмкинлеген бирүче үзгәрешләр проектын әзерләде инде. Вице-премьер Александр Новак сүзләренчә, хәзер бу эшләр, элеккеге кебек, төбәк һәм муниципаль хакимият өстендә түгел, ә газ бүлеп бирә торган оешмалар җаваплылыгында булачак. Бу функцияне хөкүмәт «Газпром межрегионгаз» җәмгыятенә йөкләде. Ул газны участокка кадәр китереп җиткерү буенча бердәнбер оператор булачак. Ләкин әлегә газлаштыруның төгәл планы расланмаган.
Бүгенге көндә газны участокка кадәр китереп җиткерү өчен шәхси газ кертү компанияләрен яллаучылар акчаны үзләре түли. Соңгы ике елда Россиядә бу хезмәтнең бәясе уртача 28,5 процентка артты. Йортына газ кертергә уйлаган кешегә подрядчы оешма яллап, планын ясатырга, участокта торба сузарга, газ казаны һәм башка кирәк-яраклар сатып алырга кирәк. Бу эшләр милекчегә уртача 80 мең сумга төшә.

Нинди шартлар үтәлергә тиеш?
Шәхси йортларга газ кертү өчен түбәндәге шартлар үтәлергә тиеш. Бу филатовкалылар өчен генә түгел, башка җирлекләрдә яшәүче райондашлар өчен дә файдалы булыр. Беренчедән, җирлектә газ торбалары сузылган, газ килгән булырга тиеш. Газ килгән булса, йорт хуҗасы, РФ Президенты Указында әйтелгәнчә, түләмичә генә газ кертүне сорап гариза яза ала. Ләкин бу гаризага билгеле документларны җыеп беркетергә кирәк.
Гаризага беркетеләсе документлар исемлеге:
– паспорт, ИНН, СНИЛС күчермәләре;
– газ кертеләсе капиталь объектның, йортның төгәл адресы;
– җир участогының кадастр номеры;
– йортның кадастр номеры;
– гариза бирүченең электрон адресы, кәрәзле телефон номеры;
– алдан алынган техник мөмкинлекләр документы, номеры, датасы белән;
– ситуация планы.
Гаризаны, документлар белән бергә, ЭПУ «ЧЕЛНЫГАЗ» оешмасына илтеп бирергә яки электрон почта аша җибәрергә кирәк. ЭПУ «ЧЕЛНЫГАЗ» хезмәткәрләре шушы гариза һәм документлар белән газ керәсе йортларны карарга киләләр. Алар бирегә газ торбалары сузылганмы, газ җиһазлары алынганмы икәнлеген тикшерәләр. Газовиклар газ кертергә мөмкинлекләр булуына инангач кына ЭПУ «ЧЕЛНЫГАЗ» йорт хуҗасын чиратка куярга, ягъни реестрга кертергә рөхсәт бирә. Бу эшләрне башкарырга «РОСТЕХНАДЗОР» оешмасыннан да рөхсәт кирәк.
Бүгенге көнгә Тукай районы авылларында 700гә якын хуҗалык бушлай газ кертүгә заявка биргән. Түләүсез газ кертү турында хөкүмәт карары 2021 елның ноябрь аенда гына чыгарылачак. Халыкны табигый газ белән тәэмин итү турындагы программа әле үз көченә кермәде.
Югарыда әйтелгәнчә, авыл урамыннан үткән газ трассасына шәхси хуҗалык янында җир астыннан өйгә керәсе торбаны чыгару өчен махсус подрядчы оешманы ялларга кирәк. Торбаны җир өстенә чыгарып, ялгарга җайлап куйгач, оешма исәп-хисап документларын әзерли. Подрядчы оешмалар бушка эшләми, газлаштыру буенча кабул ителгән программадан алар акча алырга тиеш булалар.
Белгечләр аңлатуынча, газны капка төбенә китереп җиткерү өчен дә берничә шарт үтәлү кирәк. Әйткәнебезчә, бу ярдәм газ кертелгән торак пунктлар өчен генә актуаль. Газы гомумән булмаган авыл халкы әлегә моңа бөтенләй өметләнә алмый. Икенчедән, газ кертү объекты газүткәргечтән 200 метрдан ераграк булмаска тиеш. Өченчедән, өйнең мәйданы 300 квадрат метрдан артмаган булуы шарт. Төп шартларның тагын берсе газны куллану күләменә бәйле. Ягъни йорт хуҗалары аена ким дигәндә 7 куб. метр газ кулланырга тиеш.
Яр Чаллы шәһәреннән якын-тирә авылларга кайтып, өй салып, аны рәсмиләштермичә, анда теркәлмичә газ кертүгә өметләнмәскә кирәк. Чөнки бу очракта ЭПУ «ЧЕЛНЫГАЗ» оешмасы беркем белән дә килешү төзи алмый. Шулай булгач, газ яндырган өчен беркемнән дә түләү дә алып булмый.

Программа нык актуаль
Владимир Путин әйткән сүзләрне тормышка ашыру, ягъни газны участокка кадәр бушлай китереп җиткерү Россиядә 2030 елга кадәр ике этапта алып барылачак. Программаның беренчесе «2021-2025 елларда Россия төбәкләрен газ белән тәэмин итү программасы» дип атала. Һәм ул программага 67 төбәк кергән. Әлеге исемлектә Татарстан юк, чөнки безнең республикадагы авылларны, бистәләрне газ белән тәэмин итү 99,51 процентны тәшкил итә.
Икенче программа 2030 елга кадәр кабул ителергә тиеш. Республикада төзелеш көчле темплар белән бара, яңа йортлар салына. Шуңа күрә бу программа безнең өчен актуаль түгел дип берничек тә әйтеп булмый. Быел Татарстанда газ куллану күләме 19 процентка арткан.
Татарстанда «2019-2023 елларда торак-коммуналь хуҗалык, сәнәгать һәм башка оешмаларны газлаштыру төбәк программасы» эшли. Аның буенча торак пунктлар арасында – 106 километр, бистәләр эчендә 700 километр газүткәргеч салу каралган. Әлеге эшләргә 2 млрд 817 млн сум акча исәпләнгән. Тик бу сумма эшләрне өлешчә башкарып чыгарга гына җитә.

Реклама

Филатовкада очрашу
Тукай районында авылларга газ кертү тукталып тормый, әмма һәр эшнең үз тәртибе бар. Тизрәк газлы буласы килгәннәр акчаларын жәлләп тормасалар да ярый. Бушлай була дип көтеп ятканнарга чират ике-өч елдан гына да җитәргә мөмкин.
Район башлыгы Фаил Камаев авылларга газ керүне даими үз контролендә тота. Елына районда 1 меңнән артык өй газлаштырыла. Мәсәлән, Суровка поселогында быел 500 хуҗалыкка газ тоташтырылды. Район 40 процентка газ белән тәэмин ителгән, алда бу эшне тагы да тизләтәсе бар. Район җитәкчесе Филатовкада яшәүчеләр белән очрашып җанлы әңгәмә корды. Алар газ кертү тәртипләре, законнары турында сөйләштеләр. Район җитәкчесе барысын да аңлатты, биредә яшәүчеләрнең үзләренә дә актив хәрәкәт итәргә киңәш бирде. 

/ Рөстәм Зәкиев фотосы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев