Бушка дарулар алыргамы, акчамы?
Социаль пакеттан файдаланучыларга бу хезмәттән баш тарту турында 2016 елның 1 октябренә кадәр гариза язарга була. Ләкин бу очракта аларның 2017 елда дарулар белән бушлай тәэмин ителү хокукы югала. Социаль пакет буенча, транспорт хезмәтләре өчен 110 сум 09 тиен, санаторий-курорт хезмәтләре өчен 118 сум 59 тиен, дарулар белән тәэмин итүгә...
Социаль пакеттан файдаланучыларга бу хезмәттән баш тарту турында 2016 елның 1 октябренә кадәр гариза язарга була. Ләкин бу очракта аларның 2017 елда дарулар белән бушлай тәэмин ителү хокукы югала. Социаль пакет буенча, транспорт хезмәтләре өчен 110 сум 09 тиен, санаторий-курорт хезмәтләре өчен 118 сум 59 тиен, дарулар белән тәэмин итүгә 766 сум 55 тиен бүленә. Социаль пакеттан файдаланучыларның хезмәтләрнең бер өлешен генә алу мөмкинлеге дә бар. Мәсәлән, транспорт һәм санатор-курорт хезмәтләреннән баш тартып, бушлай дарулар алуны гына калдырырга була.
2016 елның 1 июненә районда ташламага ия 3390 кеше теркәлгән. Аларның 2090ы, ягъни 61,7 проценты социаль пакеттан баш тартучылар. Пенсия фонды идарәсенең район буенча бүлеге башлыгы Раил Тимербаевның әйтүенчә, социаль пакетны кире кайтаручылар да аз түгел. Ул моны иң кирәкле даруларның бәясе арту һәм аны социаль пакет акчасына гына сатып алып бетерү мөмкин түгеллеге белән аңлата. Шуны да истә тоту мөһим, социаль пакетны кире кайтаруны сорап 2016 елда гариза язган кеше бу хокуктан 2017 елдан гына файдалана башлаячак. Ә өлкән яшьтә яңа дарулар көннән-көн күбрәк кирәк була. Шуңа күрә ташлама яки акчаны сайлаганда кабат-кабат уйлау кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев