Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бурычыңны 1 ноябрьгә кадәр түлә

Бүгенге көндә Салым органнары тарафыннан барлык физик затларга милеккә салымнарын түләргә кушылган хатлар җибәрелгән. Федераль Салым хезмәте инспекциясенең Татарстан Республикасы буенча 9нчы районара бүлеге бурычларны 1 ноябрьдән дә соңга калмый түләргә чакыра. Салымны исәпләү буенча сораулар туганда яки түләүне билгеләгән хат килеп җитмәгәндә физик затлар инспекциянең үзенә яки www.r16nalog.ru сайты...

Бүгенге көндә Салым органнары тарафыннан барлык физик затларга милеккә салымнарын түләргә кушылган хатлар җибәрелгән. Федераль Салым хезмәте инспекциясенең Татарстан Республикасы буенча 9нчы районара бүлеге бурычларны 1 ноябрьдән дә соңга калмый түләргә чакыра.
Салымны исәпләү буенча сораулар туганда яки түләүне билгеләгән хат килеп җитмәгәндә физик затлар инспекциянең үзенә яки www.r16nalog.ru сайты аша мөрәҗәгать итә алалар.
Үзеңнең түләүләреңне "Салым түләүче физик затның шәхси кабинеты" аша контрольдә тотарга була.
Әлеге сервистан салымнар буенча бурычларны, исәпләнгән һәм түләнгән салымнар суммасын белергә, күчемле һәм күчемсез милек турында мәгълүмат алырга була. Шулай ук сервис аша салым инспекциясеннән җибәрелгән хатларны, түләү турындагы квитанцияләрне алырга, салым бурычын түләргә, үзең килмичә генә инспекциягә мөрәҗәгать итәргә була.
"Салым түләүче физик затның шәхси кабинеты"на керү өчен салым түләүче шәхсән үзе, кайда теркәлүенә карамастан, Федераль салым хезмәтенең теләсә кайсы инспекциясенә килеп, логин һәм пароль алырга тиеш. (Сервиска тоташтыруны сораган гаризаны www.r16nalog.ru сайтына кереп тә бирергә була.)
Салымнарны банк бүлекчәләрендә генә түгел, банкларның электрон сервислары аша да түләргә була. Моның өчен www.r16nalog.ru
интернет-сервисында "Заплати налоги" бүлегенә керергә кирәклеген искәртә Федераль Салым хезмәте инспекциясенең Татарстан Республикасы буенча 9нчы районара бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев