Булганына шөкер итеп яши белә ул Михаил Аксенов
Аулаш авылында гомер кичерүче, ТРның атказанган механизатор исемен йөртүче Михаил Аксенов үзенең 80 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәм тантанасына Аксеновлар гаиләсе күпләп җыелган иде. Әлеге күркәм гаилә 3 бала тәрбияләп үстергән, хәзер исә оныклар, оныкчыклар игелеген күреп тату гомер итәләр.
Михаил Григорьевич колхозчылар гаиләсендә туып-үскән. Баштан Аулаш башлангыч мәктәбен, ә соңыннан Иштирәкнең җидеелыык мәктәбен тәмамлаган. 1962-63 елларда Чаллы шәһәренең авыл хуҗалыгы механизациясе училищесында белем ала. Соңыннан туган авылына кайтып, «Бүләк» совхозында тракторчы булып эшли башлый. Үз хезмәтен яратып, тугры башкара. Михаил Аксенов шуңа да күп кенә ярышларда, бәйгеләрдә җиңүләр яулый.
Юбилее уңаеннан Михаил Аксеновны котларга Иштирәк авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Гарифуллина килгән иде. Шулай ук юбилярны бәйрәме белән авылның мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Тамчы» балалар театр коллективы да җылы тәбрикләде. Соңыннан исә җыелганнарга Михаил Григорьевич үзенең үсмер чагы, хезмәте, тормыш иптәше, балалары, яраткан оныклары, тормыш михнәтләре һәм рәхәтлекләре турында җентекләп сөйләде, безне тагын да кунакка чакырып, озатып калды, дип язды безгә Иштирәк авылының мәдәният йорты режиссеры Гүзәл Һадиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев