Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Булдырасыз, кыр батырлары!

«Корылык булгач, быел иген уңышы мактанырлык булмады, шулай да бөртегенә кадәр җыеп алырга тырыштык», – диләр игенчеләр. Күренеп тора тузан кунган, талчыккан йөзләрендә тырыш хезмәттән алган шатлык балкый. Ни дисәң дә, урып-җыю төгәлләнеп килә, игеннәрне соңгы гектарлардан җыялар. Район башлыгы Фаил Камаев белән урып-җыюның барышы белән танышканда, комбайнчыларга, ашлык ташучы шоферларга чираттагы акчалата бүләкне тапшырганда кырларда әнә шундый халәткә тап булдык. Район җитәкчесе, кайда гына булмасын, игенчеләрнең күңелен күтәрергә тырышты, рәхмәт сүзләрен әйтте.

Беренче тукталыш – «Кама» агрофирмасы кырлары. Комбайннар биредә ярышка чыккан кебек, бер-берсен уздырырга тырышып җилдерәләр генә.
Аннары юлыбыз Сәйдәш хуҗалыгы кырларына алып килә. Биредәге басуларда да соңгы омтылыш, көч-гайрәт белән эш гөрли. Эш күрсәткечләре югары. Район җитәкчесе сәйдәшлеләргә җылы сүзләрен әйтә, алдынгыларга премияләр тапшыра. Кайбер яшь комбайнчылар урак башланганнан алып инде өченче, дүртенче тапкыр район башлыгы кулыннан акчалата бүләк алалар. 
«Ирек» хуҗалыгы кырларында быел башкаларга караганда игеннәр биегрәк тә, башаклары да туграк күренә. Биредә дә һәр минутның кадерен белеп эшлиләр. Хуҗалык җитәкчесе Рөстәм Хаҗиев канәгать, үзе дә  тынгысыз җан, чабып кына йөри. Урып-җыюны уңышлы төгәлләү өчен биредә барлык шартлар да тудырылган.
«Гигант» хуҗалыгы кырларында безне Риф Имамов үзе каршы ала. Тәҗрибәле җитәкче, олпат шәхес ул. Кәефе күтәренке, соңгы гектарларны суктыралар бит. Язма газетага әзерләнгәндә «Гигант»та урып-җыю төгәлләнгән дигән хәбәр килеп иреште. Комбайнчы һәм шофер егетләрнең дә кәефләре шәптән иде. Фаил Мисбахович аларның кулларын кысып премия тапшырганда йөзләрендәге елмаю тагын да арта төште.
Район кырлары буйлап барганда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов һәр басу хакында сөйләп барды. Кайда быел ашлык яхшы үскән, кайда яңгыр яуган, кайда яумаган, барысын да биш бармагы кебек белә ул. Авыл хуҗалыгы белгече «Вилданов» КФХ кырларына килгәч тә ашлык уңышы нинди булганын әйтеп бирде. Хуҗалыкта рапсны теземнәргә салганнар, инде бодай басуын урып-җыюны да төгәлләп киләләр икән. 
Урылган, җыелган тигез матур кырларны күреп күңел сөенә. Инде кайбер хуҗалыкларда басуларны сөреп тә куйганнар. Юлыбыз Бәтке, аннан Биклән авылы кырларына илтә. «Р-АГРО» кырларында да уракны тиздән төгәллибез дип торалар.
 Бикләндә шәхси эшмәкәр Вардересян кырларында да эш кайный. Сарибек Гарсеванович үзе кырда комбайнчылар белән бергә. Ул техника ватылмасын дип борчыла, ярдәм кирәк була-калса дип сакта тора. Ә егетләре сынатмый, премияләрне алып кына торалар. Монда да эшләр төгәлләнү алдында.
Район кырларында иген өчен көрәш тәмамлану алдында, соңгы гектарлар, соңгы көшелләр ындыр табагына кайта. Булдырдыгыз, кыр батырлары!
/ Рөстәм Зәкиев фотолары. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев