Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу атнада балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә җылылык бирелде

Сишәмбе көннән районның барлык балалар бакчаларында җылылык кушылды, атна ахырына кадәр мәктәпләргә дә җылы биреләчәк, дип белдерде әлеге объектларга хезмәт күрсәтүче «Тукай җылылык һәм газ оешмасы» директоры Мөсәнниф Ханов. Сәламәтлек, мәдәният учреждениеләре, спорт биналары һәм башка социаль объектлар да җылылыкка тоташтырырга әзер, заявка гына көтәбез, диде ул. Үзәктән җылытылучы күпфатирлы...

Сишәмбе көннән районның барлык балалар бакчаларында җылылык кушылды, атна ахырына кадәр мәктәпләргә дә җылы биреләчәк, дип белдерде әлеге объектларга хезмәт күрсәтүче «Тукай җылылык һәм газ оешмасы» директоры Мөсәнниф Ханов. Сәламәтлек, мәдәният учреждениеләре, спорт биналары һәм башка социаль объектлар да җылылыкка тоташтырырга әзер, заявка гына көтәбез, диде ул. Үзәктән җылытылучы күпфатирлы йортларга җылы бирү исә 1 октябрьдән планлаштырыла. Андый биш йорт Нефтебаза поселогында.

Җылыту сезонына әзерлек кысаларында быел республика программасы ярдәмендә ике мәктәптә казаннар алыштырылган. Теләнче Тамак урта мәктәбендә - 4, Мәләкәскә 2 яңа котел куелган. Иштирәк, Круглое Поле, Бәтке, Калмия, Новотроицкое мәктәпләренең җылылык трассалары - барлыгы 400 метр ара - җылылыкны читкә җибәрмәүче материаллар белән тышланган. Мөсәнниф Ханов социаль объектлар җылыту сезонына тулысынча әзер дип белдерә, өзеклекләр килеп чыкмас дип ышандыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев