Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәткедә Әлфия Когогинаны өмәгә көтәләр

«Тукай районы үзенең урнашкан урыны белән дә, башкарылган күркәм эшләре белән дә үзенчәлекле, мактауга лаек. Район авылларында тырыш кешеләр яши, җитәкчелектә халыкны аңлаучы шәхесләр эшли». РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина район хакында әнә шундый фикердә.

Районга эшлекле сәфәре барышында ул район башлыгы Фаил Камаев белән Бәтке авылына килде. Биредә, белгәнебезчә, дәүләт программалары буенча берничә объектта төзекләндерү эшләре бара. Дәүләт Думасы депутаты башта «Безнең ишегалды» республика программасы буенча ремонт үткәрелгән урамнарны, ишегалларын карады, аны спорт мәйданчыклары да кызыксындырды. Әле кайчан гына җимерек хәлдә булган юллар, җәяүлеләр сукмаклары ялт итеп тора. Әлфия Гомәровна кыска гына вакытта зур эшләр башкарылганын билгеләп үтте. Фаил Камаев исә төзекләндерүчеләргә үз киңәшләрен әйтеп барды, әйтик, ишегалларындагы кер элү җайланмаларын кабаттан тотрыклырак, киңрәк итеп эшләргә кирәк, диде. 
Авыл уртасындагы төзекләндерелгән майданны бәткелеләр инде үз иткән, биредә бала-чага гына түгел, өлкән яшьтәгеләр дә килеп ял итәләр. Аралашырга менә дигән урын! Бәтке заманча авылга әйләнгән. Ә бит биредә күпфатирлы йортлар янында кем кайда тели гаражын салып куйган, чүп өемнәре дә күп булган. Бөтенесен тәртипкә салганнар, җиде КамАЗ машинасы чүп түккәннәр.
Әлфия Когогина белән Фаил Камаев ремонт төгәлләнеп килгән мәктәп бинасын да карадылар. Уку йортының ишегалдында инде төзекләндерү эшләре беткән дияргә була, яшел үлән шытып чыккан. Спорт мәйданчыгында соңгы эшләр бара. 
Мәктәп эче умарта күчен хәтерләтә, биредә эш кайный. Шомартучылар, буяучылар, плитә ябыштыручылар белән исәнләшеп, депутат мәктәп эченә үтә. Сыйныфларны карый, төзүчеләрнең, ремонтчыларның эшен бәяләп, «бишле» билгесе куя. Әлбәттә, мәктәпнең өч катында да башкарыласы эшләр шактый әле. Район җитәкчесе монда да киңәшләрен әйтеп китте, мәктәп диварларының кайбер өлешләрен балалар күңеленә якынрак, тынычлык бирә торган төсләргә буярга кушты ул. Аннан интернетка тоташтыруны төгәлләргә боерды, газ кертүчеләрнең дә проблемаларын сорашты. 
Төзекләндерү эшләрендә мәктәп коллективы да теләп катнаша, укытучылар инде әзер сыйныфларны юарга, чистартырга тотынганнар. Шулай булмый, тиздән башкалабыздан югары кунаклар килүен көтә Бәтке авылы.
Без «экскурсия» тәмамлангач Әлфия Гумеровнадан биредә алган уй-кичерешләре турында сорадык.
– Бу бик яхшы мәктәп булачак. Федераль һәм республикабыз хөкүмәте биргән акчаларның тиешле максатларга тотылганы күренеп тора. Укытучылар өчен дә уңайлы шартлар булу бик мөһим, укучыларга да заманча җиһазланган мәктәптә мөмкинлекләр зур булачак. Безнең балаларыбыз өчен менә шундый мәктәпләр кирәк тә. Мәктәпләрне яңарту буенча Россия һәм Татарстан җитәкчелеге нәтиҗәле эш алып бара. 
– Әлфия Гомәровна, ремонт тәмамланып, яңа уку елы башлангач бирегә кабат килерсезме?
– Мин Бәтке мәктәбе белән дустанә мөгаләмәдә. Бирегә килеп әле дәрес тә биргәнем бар әле. Киләчәкмен, әлбәттә.
Әңгәмәгә район җитәкчесе Фаил Мисбахович кушыла:
– Әлфия Гомәровна, без мәктәп территориясенә әле агачлар да утыртачакбыз, сезне өмәгә дә дәшәрбез, – ди ул уенын-чынын бергә кушып.
– Мин риза, килермен, – ди депутат.
Район җитәкчесе мәктәпләрдә, балалар бакчаларында бик күп төзекләндерү эшләре планлаштырылуы хакында бәян итте. Киләсе елда торган зур бурычларны атады. Дәүләт Думасы вәкиле бу эшләрдә ярдәм итәргә вәгъдә бирде.
Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр генә калып бара. Бүген төзүчеләр ике сменада эшли, төнгә калып эшләүчеләр дә бар. Әлфия Когогина аларга уңышлы эшләр теләде. 
/ Рөстәм Зәкиев фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев