Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөтенроссия робототехника олимпиадасының Республикакүләм этабы

Быел, башка еллардан аермалы буларак, Бөтенроссия робототехника олимпиадасының Республикакүләм ярышлары, катнашучылар саны күп булу сәбәпле, ике өлешкә бүлеп үткәрелде. Беренче өлеше 24 нче апрельдә Казан шәһәрендә үтте. Анда республиканың 17 районыннан 110 бала ("Иҗади категория" һәм "Яңа өйрәнә башлаучылар") көч сынашты. 27 нче апрельдә исә Алабуга шәһәрендә "Роботлар футболы" һәм...

Быел, башка еллардан аермалы буларак, Бөтенроссия робототехника олимпиадасының Республикакүләм ярышлары, катнашучылар саны күп булу сәбәпле, ике өлешкә бүлеп үткәрелде. Беренче өлеше 24 нче апрельдә Казан шәһәрендә үтте. Анда республиканың 17 районыннан 110 бала ("Иҗади категория" һәм "Яңа өйрәнә башлаучылар") көч сынашты.

27 нче апрельдә исә Алабуга шәһәрендә "Роботлар футболы" һәм "Төп категория"дә катнашучылар арасында ярышлар узды. Олимпиадага Татарстанның барлык районнарыннан 176 катнашучы, 100 дән артык команда килгән иде.

Тукай районының данын яклап, олимпиадада Биклән урта мәктәбенең "Робототехника" түгәрәгенә йөрүче 5 команда катнашты. (Тренерлары информатика һәм физика укытучысы Якупов Р.Н.) 5 нче сыйныф укучысы Шәрәфиев Айзат кечкенәләр төркеменең "Азык-төлек калдыкларын киметү" төрендә 44 команда арасында, 170 баллдан 150 балл туплап, 3 нче урынны алды. Аның роботы яшелчәләрне, өлгергәнлегенә карап, сортларга аера һәм ярыш кагыйдәләре буенча аларны гастрономга, биогаз заводына, өлгерү камерасына я яшелчәләрне икенчел эшкәртү зонасына озата.

Командалар саны 46 булган урта төркемдә безнең мәктәптән 3 команда катнашты. 6 нчы сыйныфтан Сәрвәров Нияз, 7 нче сыйныфтан Сәйфуллин Данил һәм Хәйруллин Артур. Аларның ярышы "Үсемлекне төгәл итеп утырту" дип атала. Робот өч төрдәге үсемлекне, җирнең уңдырышлыгына карап, өч ферма басуына төгәл утыртырга тиеш. 180 мөмкинлектән 175 балл җыеп, Нияз - беренче, 170 балл белән Артур икенче урынны алдылар.

Өлкәннәр төркемендә 16 команда көч сынашты. Бу төрдә катнашкан 11 нче сыйныф укучысы Якупов Алмаз, 190 баллдан 180 балл туплап, икенче урынга лаек булды. Аның роботы төрле азык-төлекне порттагы корабларга тутыра.

Барлык төр ярышларда уйнатылган 13 кубокның дүртесе безнең мәктәпкә кайтты. Укучылар әлеге җиңү нәтиҗәләре белән 7-13 нче июньдә АНО ВО "Иннополис университеты"на сборларга барачаклар. Сбор нәтиҗәләре буенча, олимпиаданың Бөтенроссия этабына Татарстанның җыелма командасы билгеле булачак. Безнең укучылар, ике ел рәттән Татарстан командасы өчен чыгыш ясап, былтыр призлы урын алуга ирешкәннәр иде. Аларга быел да зур уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев