Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөтенроссия күләмендә танылды Лилия

Кнәз урта мәктәбендә 17 ел дәвамында укучыларга сынлы сәнгать серләрен өйрәтүче беренче категорияле педагог, милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Лилия Фәрит кызы Хөрмәтуллина шушы көннәрдә Мәскәүдән зур җиңү белән кайтты. Педагогларның һөнәри осталыгы буенча "Минем иң яхшы дәресем" Бөтенроссия бәйгесендә катнашып, финалга узган 200 укытучы арасында иң яхшы күрсәткечләрнең берсен...

Кнәз урта мәктәбендә 17 ел дәвамында укучыларга сынлы сәнгать серләрен өйрәтүче беренче категорияле педагог, милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Лилия Фәрит кызы Хөрмәтуллина шушы көннәрдә Мәскәүдән зур җиңү белән кайтты. Педагогларның һөнәри осталыгы буенча "Минем иң яхшы дәресем" Бөтенроссия бәйгесендә катнашып, финалга узган 200 укытучы арасында иң яхшы күрсәткечләрнең берсен яулады Лилиябез. Илкүләм бәйгедә коллегабызның икенче урынга лаек булуы мәктәп коллективы өчен генә түгел, бөтен район өчен зур мәртәбә, дип хәбәр итте Кнәз урта мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Надежда Пучинина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев