Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөтен көчләрен аң-белем бирүгә багышлаган игелекле затлар

Белем бәйрәменең беренче сентябрьдә икәнен кайсы укучы һәм ата-ана хәтереннән чыгарыр икән? Ә октябрь башында - Укытучылар көне. Мөгаллимнәрнең авыр хезмәтенә хөрмәт белән караучылар да шулай ук бу көнне хәтерләрендә тотадыр. Еллар үтү белән укытучыларны: «Әле дә ярый юлымда шундый изге затлар булган», дип искә аласың. Аларга рәхмәтләр укыйсың. Безнең...

Белем бәйрәменең беренче сентябрьдә икәнен кайсы укучы һәм ата-ана хәтереннән чыгарыр икән? Ә октябрь башында - Укытучылар көне. Мөгаллимнәрнең авыр хезмәтенә хөрмәт белән караучылар да шулай ук бу көнне хәтерләрендә тотадыр. Еллар үтү белән укытучыларны: «Әле дә ярый юлымда шундый изге затлар булган», дип искә аласың. Аларга рәхмәтләр укыйсың. Безнең авылда да ветеран-укытучылар үзләренең бөтен көчләрен безгә аң-белем бирүгә багышладылар. Мөнтәзима апа Мәрдәнова - математика фәнен, Захира апа Вильданова, соңыннан Флүрә апа Корбанова - рус телен, Флүрә апа Яхфәрова балаларга хәреф танырга өйрәттеләр, Зөләйха апа Закирова ана теле дәресләрен укытты. Әле хәзер дә математикадан балаларга Гөлчәчәк апа Исламова белем бирә. Мәктәп китапханәсендә ничә еллар инде балаларны елмаеп каршы алучы Фәридә апа Әдиятова эшли. Хыялларны тормышка ашырырга ярдәм итүче кеше дә, иң беренче чиратта, укытучыдыр, минемчә. Алар - үз фәннәрен онытырлык итеп түгел, мәңгегә отып калырлык итеп укыттылар.

Һәр һөнәр иясе уңышлы, күңеленә якын эше өчен укытучыларына рәхмәтле булырга тиештер. Укытучылар гүя чишмә башы, шул чыганактан юл алып, киртәләрне үтеп, зур диңгезгә барып тоташу, ягъни сайлаган һөнәреңнән рухи һәм матди канәгатьләнү тоеп яшәү үз тырышлыгыңнан киләдер.

Энҗе Галиәхмәтова,
Калмия авылының китапханә мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев