Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бриллиантка тиң гомер

Гомер буе бер-берсен яратып, аңлашып, мәхәббәткә тугры булып яшәгән парларга карап сокланганыгыз бармы сезнең? Минем бар. Ирек Таңы авылында яшәүче Габделбәр абый белән Җәүһәрия апа Сафиннарны күргәч, аларның алтмыш ел бергә гомер итүләрен дә белгәч, сөбханалла дип куйганымны сизми дә калдым. Алтмыш ел бергә бәхетле гомер итү ул иң кыйммәтле, затлы асылташ – бриллиантка, алмазга тиң гомер. Әлеге ташның һәр елны ялтыравыгы күбәеп, кыйммәте дә арта бара икән. 

Габделбәр абый белән Җәүһәрия апа җир кешеләре, туган якны яраткан, аңа бөтен көч-егәрен биргән мөхтәрәм шәхесләр.
Габделбәр Сафин Ирек Таңы авылында туып-үсә. Ул чагында район Ворошилов исемен йөртә. Әти-әнисе дә колхозчылар була. Гата абыйның балта остасы дигән даны бөтен тирә-як авылларга таралган була, әнисе Сара апаның киң күңелле, ярдәмчел булуын, эштә алдынгылыкны бирмәвен авыл өлкәннәре әле дә сагынып сөйли. Аларның гөрләтеп яшәгән чаклары сугыш чорына туры килә. Гата белән Сара авырлыкларга бирешмичә сигез баланы аякка бастыралар, көнне-төнгә ялгап һәрвакыт колхоз эшендә булалар. 
Габделбәр бишенче бала булып 1935 елда дөньяга килә. Күрше Иске Абдул мәктәбенә йөреп укый. Көн саен җәяү йөри, мәктәптән соң, сугыш чоры балаларының һәрберсе кбек үк, авылда өлкәннәргә ярдәм итә. 1954 елда аны хәрби хезмәткә чакыралар. Тын океанда Ерак Көнчыгышта моряк булып дүрт ел хезмәт итә Габделбәр. Аннан кайткач Минзәлә совхоз-техникумына укырга керә. Зоотехник белгечлеге буенча кулына диплом алгач, туган авылы Ирек Таңына колхозга эшкә кайта. 
Җәүһәрия апа исә Сарман районы Иске Дөреш авылы кызы. Ул гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килгән. Әтиләре сугышка киткән, әниләренә балаларын үстерү бик авырга туры килгән. Сугыш башланып күп тә үтми, әтиләренең үле хәбәрен алалар. Болай да авырлык белән җан асраган гаиләне яшен суккан кебек була. Шулай да бирешмиләр алар. Җәүһәрия җиденче класстан соң фермага сыер саварга керә. Яшь булса да өлкән апалардан калышмый, иртән-иртүк тора, сөт саву нормасын арттырып үти, малларны бик ярата. 
Габделбәр абый Җәүһәрия апаны беренче тапкыр Сабантуенда күрә. Әмма ике яшь йөрәкнең очрашып сөйләшүе авыл хезмәткәрләре фестивалендә генә була. Менә шул вакытта ике гашыйк арасында мәхәббәт уты кабына. Ике авыл арасы өч кенә чакрым, Габделбәр Иске Дөреш юлын таптый башлый, җәяү дә элдерә, машина белән дә килә. Җәүһәриягә 20 яшь тулгач гөрләтеп туй ясыйлар. Кыңгыраулы пар атлар белән, тальян гармуннарны уйнатып, Габделбәр Җәүһәрияне алырга килә. Минзәләгә барып язылышалар.
Ирек Таңында кайната һәм кайнана йортында алар дүрт ел гомер итәләр, аннан үз көчләре белән йорт җиткереп чыгалар. Шул чорда ике уллары туа. Балалар алты километр ераклыктагы Иске Абдул авылындагы мәктәпкә озаткач, Җәүһәрия фермага эшкә ашыга. Башта сарык фермасында маллар карый, аннан авылда куян фермасы ачылгач, шунда хезмәт итә башлый. Куян фермасы ул вакытта республикада икәү генә була, шуның берсе Ирек Таңында, «Алга» колхозында. Куяннарны карау мәшәкатьле, күп көч сорый. Җәүһәрия бу эштә сынатмый, планын арттырып үтәп, колхоздан күп бүләкләр ала.
Габделбәр абый да колхозда зоотехник булып эшли, малларны тәрбияләүдә зур уңышларга ирешә. Ул чорларда мал азыгына кытлык булу сәбәпле, фуражны ераклардан барып алырга туры килә. Кышын малларны ач тотмас өчен азык эзләп тирә-як районнарга чыгып китә ул. Таба, алып кайта.
Тәҗрибә тормыш белән, сынаулар белән килә күрәсең. Габделбәр колхозга токымлы сыерлар кирәклеген аңлый. Мәскәү өлкәсенә барып, йөз баш токымлы таналар кайтарта. «Алга» колхозы даны күзгә күренеп арта, сөт саву буенча район буенча беренчелекне бирми хезмәт куялар. Зоотехник савым сыерларның токымнарын яңартып торуның файдалы икәнен аңлап, янә юлга чыга. Бу юлы ул Финляндиягә кадәр барып җитә. Аннан «Ашер» токымлы таналар алып кайта. Габделбәр абыйның бу тәҗрибәсен башка колхоз-совхозларда да күреп алалар, районда нәселле маллар эзләү галәмәте тарала. Кемнәрдер «Алга» колхозыннан көнләшә, кемнәрдер киңәш сорап килә.
Габделбәр ага һәм Җәүһәрия апа күп хөкүмәт бүләкләренә ия. Аларның гаилә архивында күпсанлы дипломнар, мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары. Икесе дә хезмәт ветераннары, медальләре, күкрәк билгеләре дә шактый.
Габделбәр абый белән Җәүһәрия апа ике улларын да хезмәткә өйрәтеп үстерәләр. Олы уллары Булат, кечесе Ирек кечкенәдән эшләп, чыныгып үскән егетләр. Бүгенге көндә алар икесе дә мактаулы хезмәт ияләре. Ирекне бөтен Тукай районы белә, ул Алабуга урманчылыгының Тукай районы биләмәләрендә урманчы. Бәхетле бабай белән әбинең бүген дүрт оныгы, ике оныкчыгы бар. Оныклар, оныкчыклар һәрвакыт ялларда кайтып, аларны сөендереп китәләр, булышалар. 
Пенсиягә чыккач та Габделбәр абый тагын биш ел бригадир булып эшли. Хәзер элеккеге «Алга» колхозы, Ирек таңы авылы да, Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесенә керә. Габделбәр абый белән Җәүһәрия апа терлекчелектәге хәзерге шартларны исләре китеп сөйлиләр. Аннан Сәйдәшев исемендәге хуҗалык җитәкчелегенең өлкәннәрне онытмавы, һәр бәйрәм саен бүләксез калдырмаулары хакында сөенә-сөенә рәхмәт әйтәләр.
«Бергә гомер итүебезгә 60 ел тулган да икән инде. Ышанасы да килми», –ди Габделбәр абый. Әйе, гомерләр аккан су кебек шул, акканынын сизми дә каласың. «Бүгенге яшьләрнең бер-берсен аңлап, кирәк чакта юл куеп, тату-дус булып, мәхәббәт белән яшәүләрен телим», – ди Җәүһәрия апа. 
Күз карашларыннан ук бер-берсен аңлый торган күркәм пар Габделбәр абый белән Җәүһәрия апага карыйсың да, сөенеп куясың. Алардан җылылык, мөлаемлык бөркелә. Алтмыш ел бергә үткән гомернең шулмы шатлыклы балкышы? Яшәгез әле тагын шулай бәхетле булып. Юбилеегыз белән сезне!
/ Автор фотосы.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев