Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Борды авылында гомер итүче Трониннар кулларында агач та җанлана

Үткән җомга санында «Иң яхшы хуҗалык» бәйгесендә катнашучы, Бордыбаш авылында яшәүче Шакировлар гаиләсе турында язган идек. Бу санда исә, сүзебезгә тугры калып, Борды авылында гомер итүче Андрей белән Вера Трониннар гаиләсе турында сөйлибез.

Гадәттә, авылларга барып, бик матур йортларны, хуҗалыкларны күреп сокланасың, кешеләр тудырган матурлыкка мөкиббән китеп, вакыт-вакыт һушны да җуясың. Трониннар гаиләсе яшәгән йортка барганда да: «Тагын ниләр белән гаҗәпләндерерләр микән?» - дигән уй сызылып үткән иде. Юкка гына булмаган. Бордының иң читендә, калкулыклы матур урында урнашкан булып чыкты безгә кирәкле йорт.

Балда йөгертелгән чәкчәк төшләре кебек алтынсу агачтан салынган йорт безне капка алдыннан ук бизәкле киң тәрәзәләре, аллы-гөлле чәчәкләре, кечкенә генә, әмма һәр баланы үзенә җәлеп итәрлек балалар мәйданчыгы белән каршы алды. «Тыштан ук болай матур булгач, эчтә ниләр бар микән?» - дигән кызыксыну белән ишек алдына үттек. Ишегалды дип әйтү ничектер уңайсыз да булып китте әле. Ник дигәндә, капкадан үтү белән гаять зур, искиткеч гөлбакчага килеп кергәндәй буласың. Нинди генә чәчәкләр юк биредә! Аның төрләрен санап чыгарга кул-аяк бармаклары да җитмәс.

Килеп керү белән безне Вера Тронинаның әнисе Любовь Степановна каршы алды.

- Чәчәкләр күп инде бездә, - диде ул елмаеп. - Яшелчәсе, җиләк-җимеше дә байтак. Карап, тәрбияләп бетерергә генә өлгер!

Чыннан да, шунда ук алмагачлар, винограды, башка төрле җимеш куаклары үсә. Шул матурлык эчендә җәйге верандалары да бар. Анда да күп санлы гөлләр шау чәчәктә утыра.

Аннары Любовь Степановна белән яшелчә бакчасына узабыз. Кәбестә, кишер, суган түтәлләрен үтеп, хуҗабикә артыннан теплица эченә керәбез. Биредә помидор ханлыгы дисәм, бер дә көлә күрмәгез. Чыннан да, Трониннар гаиләсе теплицасында помидордан да күп нәрсә юк. Түшәмгә кадәр озын буйдагысы да, вак җимешләре белән чиягә охшаган кәрлә куаклар да - төсе, тәме буенча һәркем үзенә ошаган помидорны тапмый китмәс!

Биредә һәрнәрсәнең уйлап эшләнгәне, хуҗаларның уңганлыгы ярылып ята. Йорт янындагы гади бер пластмасстан эшләнгән чүп савытын да юлбарыска әйләндереп, нинди күңелле могҗиза тудырган алар. Шундый зур бакчаны карап өлгерүдән тыш, утыз дүрт яшьлек Андрей белән утыз бер яшьлек Вера куяннар, кәҗә ише терлек тә асрый икән.

Бер уңайдан, яшь гаилә яшәгән йортка да кереп чыгабыз.

- Исәнмесез, - дип елмаеп каршы ала безне шунда ук Андрей белән Вера. - Түргә узыгыз.

Яннарында ике балалары - Арина, Трофим мәш килеп йөри. Иң кечкенә уллары Яромир, әтисе кулларында назлана.

Вера белән бергә йортның икенче катына, балалар уены өчен махсус ясалган җәйге бүлмәгә керәбез. Киң һәм якты бүлмәдә тулысынча агачтан ясалган, лак белән буялган урындыклар, өстәлләр, китап, уенчык киштәләрен күреп тел шартлатам. Түшәмдәге люстралары да агачтан булып, һәммәсе гаҗәпләндерә.

- Моның барысы да Андрейның үз куллары белән эшләнгән әйберләр, - дип тыйнак кына әйтеп куя Вера.

- Шундый алтын куллы, уңган егетне эләктергәнсең икән бит син, - дип җирлек башлыгы Роза Әбделманова шаяртып куя.

Чыннан да, Андрейның осталыгы турында Любовь Степановна үзе дә сөйләп ала. Чаллы егете Андрейның әтисе дә агач эшенә бик маһир кеше булган икән. Шул осталык улына да күчкән. Шәһәрдә заводта эшләүче яшь ир, буш вакыты булу белән менә шундый хуҗалыкта кирәкле дә, йорт бизәге булган әйберләр иҗат итә. Моның өчен аның йорт подвалында үзенең остаханәсе дә бар икән. Вера исә әлегә декрет ялында.

- Бордыбаш авылындагы Илдар белән Зилола Шакировлар кебек, Андрей белән Вера да безнең җирлекнең иң үрнәк, уңган гаиләләренең берсе. Аларга һәммәбез дә соклана, горурлана, - дип, Роза Николаевна яшьләр турында җылы сүзләр әйтә.

Аның белән килешми мөмкин түгел. Менә бит, бер авыл җирлегендә нинди уңган-булган ике яшь гаилә яши. Аларга бәйгедә уңышлар һәм җиңү телибез.

P.S. Күбрәк фотоларны «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!

Сүз уңаеннан: Авылда яшәүче яшь гаиләләр арасындагы «Иң яхшы хуҗалык» бәйгесе район яшьләр, спорт һәм туризм, район мәдәният бүлекләре игълан иткән иде. Әлеге конкурсның беренче этабы авыл җирлекләрендә үтте, бу вакытта исә бәйгедә катнашырга теләк белдергән яшьләрнең хуҗалыкларын махсус комиссия карап йөри.
Исегезгә төшерәбез: комиссия әгъзалары бәйгедә катнашучы гаиләләрнең өй яны территорияләрендәге чисталыктан кала, аларның терлек асрау-асрамавына, бакчадагы чәчәкләр, җиләк-җимешләр күплегенә дә игътибар итә.
Чәршәмбе көнне район комиссиясе Мәләкәс, Иске Абдул авылларында яшәүче гаиләләрдә булып кайтты. Мәләкәс авылындагы Лилия белән Алексей Белышевлар, Оксана һәм Илдар Мөтаһировлар хуҗалыкларында әлеге вакытта бик көчле төзекләндерү эшләре бара. Яшьләр бар булган фантазияләрен, иҗади күзаллауларын эшкә җигеп өй яннарын матурлау, чәчәкләр утырту белән мәшгульләр.
Иске Абдул авылыннан бәйгедә катнашучы Рузан белән Илфира Вахитовлар да үз йортларын төзеп бетереп, аны матурлау өстендә эшли. Шунысын да әйтеп узасы килә, йорт төзелешендә алар дәүләт ярдәменнән файдаланганнар.
Шулай ук комиссия әгъзалары үткән елда шушы конкурста катнашкан Гүзәл Ахунова гаиләсендә дә булды. Узган ел белән чагыштырганда, Гүзәлнең ихатасында чәчәкләр тагын да күбәйгән, зур үзгәрешләр булган икән.
Киләсе газета саннарында шундый уңган гаиләләр, аларның хуҗалыклары турында язуны дәвам итәрбез, Алла боерса.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев