Якты юл
  • Рус Тат
  • Бордыда – Нардуган бәйрәме

    Керәшеннәрдә ел фасылларына караган, табигать күренешләренә бәйле рәвештә үткәрелә торган йолалар, гореф-гадәтләр бик кызыклы. Кызганычка каршы, ул борынгы йолалар һәм йола җырлары хәзерге вакытта сирәк-мирәк авылларда гына сакланып калган. 

    Тукай районы Борды авылы керәшеннәре йолаларны буыннанбуынга тапшыра. Шулар-ның берсе – Нардуган бәйрәме. Ул Раштуа бәйрәменнән Качману көненә кадәр дәвам итә. 
    16 январь көнне Бордының Кәҗә тау урамында шушы бәйрәм гөрләп үтте. Георгий белән Юлия Утяшовлар, Виталий белән Лилия Мансуровларның гаиләләре үзләренең капка төпләрендә бәйрәмне бик тә кызыклы, бай эчтәлекле, гореф-гадәтләргә туры китереп оештырдылар. Бәйрәм чыннан да бик шәп булды! Урамыбыз дәртле музыка, җыр-биюдән, уен-көлкедән, шат авазлардан гөрләп торды. Яше-карты, бала-чагасы рәхәтләнеп ял итте. Бәйрәмебезнең асылына туры китереп, һәр кеше Нардуган булып киенеп килде. Араларында кемнәр генә юк иде. Шулай да, быелгы елның символы үгез булып киенгән егетләр бигрәк тә шәп иде. 
    Бәйрәм керәшен җырлары белән түгәрәк уеннан башланып китте. Йөзек салу, итек ату, капчык белән сугышу, аркан тартышу, камыт киеп йөгерү һәм башка бик кызыклы уеннарда һәр кеше актив булды. Кыш бабай белән Кар кызы да бәйрәмебезне котларга килде. Бәйрәмне ишетеп, авылыбызның башка урамнарыннан да кунаклар күп җыелды. Бәйрәм дәвамында урамда кайнар коймак пешеп торды, самовардан кайнар чәй өзелмәде. Күпләребезнең балачак хыялы булган ат белән урам әйләнүләр дә күңелләрдә озак сакланыр. 
    Бу бәйрәмне оештыручы-ларның һәркайсына исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы телибез. Рәхмәтебез чиксез зур! Алдагы елларда да урамыбызда бу бәйрәмне үткәрү матур йолага әйләнер дигән өметтә калабыз.

    Елена Маслова, Алена Дусманова. Борды авылы.
    / Алена Дусманова фотосы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: