Боерганда сайлаучыларның яртысыннан артыграгы референдумда катнашты
Тукай районының Боерган, Колыш, Таулар, Туера авыллары халкы Боерган авылы мәдәният йортында урнашкан сайлау участогына килеп тавыш бирәләр. Халык бик актив, дип хәбәр итә участок сайлау комиссиясе әгъзалары. Биредә барлыгы 560 сайлаучы теркәлгән. Хәзерге вакытка яртысыннан күбрәге инде үз тавышларын бердергән. Сәгать 12 гә исә сайлаучыларның 38 проценты референдумда катнашып...
Тукай районының Боерган, Колыш, Таулар, Туера авыллары халкы Боерган авылы мәдәният йортында урнашкан сайлау участогына килеп тавыш бирәләр. Халык бик актив, дип хәбәр итә участок сайлау комиссиясе әгъзалары. Биредә барлыгы 560 сайлаучы теркәлгән. Хәзерге вакытка яртысыннан күбрәге инде үз тавышларын бердергән. Сәгать 12 гә исә сайлаучыларның 38 проценты референдумда катнашып өлгергән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев