Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Боерганда китап сөючеләр очрашты

Боерган авылы китапханәсендә «Китап - бетмәс-төкәнмәс рухи хәзинә» дип исемләнгән китап укучылар бенефисы узды. Бәйрәмебезгә иң күп китап укучы балалар һәм китапханәнең иң хөрмәтле китап укучысы, ветеран укытучы Гөлфия Әһлиева чакырылды. Бәйрәмне кичә өчен махсус әзерләнгән «Китап уку зыянлымы?» дип аталган тренинг белән башлап җибәрдек. Балалар үз фикерләре белән уртаклаштылар,...

Боерган авылы китапханәсендә «Китап - бетмәс-төкәнмәс рухи хәзинә» дип исемләнгән китап укучылар бенефисы узды. Бәйрәмебезгә иң күп китап укучы балалар һәм китапханәнең иң хөрмәтле китап укучысы, ветеран укытучы Гөлфия Әһлиева чакырылды.

Бәйрәмне кичә өчен махсус әзерләнгән «Китап уку зыянлымы?» дип аталган тренинг белән башлап җибәрдек. Балалар үз фикерләре белән уртаклаштылар, китап ничек туа дигән сорауга да бик теләп җавап бирделәр. Әдәби викторина әңгәмә нигезендә оештырылды. Балалар китапны иҗат итүдә язучылар, корректор, рәссам, типография хезмәткәре, редактор кебек һөнәр ияләре зур тырышлык куюы турында белделәр. Республикабыз нәшриятларында ел саен уртача 350дән артык китап чыгарыла икән, шуларның 60тан артыгы балалар өчен. Балалар китаплары матурлап бизәлә, балалар матур тышлы, төсле рәсемле китапларны бик яратып алалар һәм укыйлар.

Бөтенроссия китапханәләр көне уңаеннан китап сөючеләрне котлап, Регина Фатыйхова инглиз телендә матур җыр бүләк итте. Алия Габдрахимова белән Алинә Әхмәтовалар сәнгатьле итеп шигырь сөйләделәр.

- Китапта буыннан-буынга күчә баручы рухи байлык саклана. Китап акыл, хыял һәм иҗат җимеше буларак кешеләрне матурлыкны, гүзәллекне күрә белергә өйрәтә, татулыкка чакыра. Китап хыялландыра, уйландыра, очар канатлар бирә, - диде Гөлфия апа үзенең чыгышында. - Китап - рухи хәзинә сандыгы, китап укыган кеше яшәүнең мәгънәсен башкача күрә, хыяллана белә. Китап яшәргә көч бирә, яхшыны яманнан аерырга өйрәтә, китап яраткан, китап укыган кешеләр беркайчан да тормышта югалып калмый, - дигән сүзләре кичәгә килгән һәрбер бала күңелендә озак сакланыр.

Бәйрәм ахырында балаларга район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды, дип хәбәр итте безгә Боерган авылының китапханә мөдире, ветераннар советы җитәкчесе Флүзә Сәлимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев