Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Боерганда эшкәртелмичә яткан пай җирләренә арендатор табылырмы?

Боерган авыл җирлеге башлыгы Зарифьян Камильянов хисап җыенында авылда су белән тәэмин итү мәсьәләсенең кискен торуы һәм бу мәсьәләне кичекмәстән чишү кирәклеге турында әйтте. Авылда 175 хуҗалык, нибары бер башня эшли, ул да иске. Ватыла калса, бөтен авыл сусыз кала дигән сүз. Суүткәргеч торбаларның нык тузган урыннары да шактый. Системаны...

Боерган авыл җирлеге башлыгы Зарифьян Камильянов хисап җыенында авылда су белән тәэмин итү мәсьәләсенең кискен торуы һәм бу мәсьәләне кичекмәстән чишү кирәклеге турында әйтте. Авылда 175 хуҗалык, нибары бер башня эшли, ул да иске. Ватыла калса, бөтен авыл сусыз кала дигән сүз. Суүткәргеч торбаларның нык тузган урыннары да шактый. Системаны яңарту буенча проект бар, гидрогеология документлары да әзер, дип белдерде җирлек башлыгы. «Боерганны сулы итү буенча эш алып барабыз», - дип өмет бирде бу сорауга район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев.
Боерганның берничә еллык проблемасы - 350 гектар пай җирләре биредә хуҗасыз һәм эшкәртелмичә ята. Фаил Камаев бу мәсьәләне соңга калдырмыйча хәл итәргә кирәклеген белдерде, җирләрне арендага алу турында сөйләшүгә «Ярыш» хуҗалыгы җитәкчесе Рәсим Шәйхаттаровны җыенга ук чакырды.
Җитәкчелек белән очрашуга килгән халык Туера һәм Таулар авылына кибет сорады. «Бу мәсьәлә өлешчә булса да хәл ителәчәк, автолавка җибәреләчәк», - дип җавап бирде Зарифьян Камильянов.
Колыш һәм Туера авылларында юлларны төзекләндерү кирәклеген «искәрттеләр». «Колышта фельдшер-акушерлык пункты нык иске, яңа бина кирәк, шулай ук клубыбыз да юк», - диделәр бу авылда яшәүчеләр. Төзелешләрне республика программасына кертеп булмасмы, диделәр. Ләкин шунысы бар: программада катнашу өчен бу авылда халык саны җитми, диелде җыенда.
Боерган җирлегендә яшәүчеләр үзләрендә Илназ Галиевның теш дәвалау клиникасы ачуына бик шат булуларын белдерделәр, табибка олы рәхмәтләрен җиткерделәр.
Яр Чаллыга йөрүче маршрут автобусын калдыруларын бик үтенеп сорадылар.
Авылда мал асраучылар да чагыштырмача күп. Бүген 416 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Фермерлар, шәхси ярдәмчел хуҗалыклар шактый, умарта тотучылар бар. Фаил Камаев бу җирлектә бик тырыш, уңган халык яшәвен билгеләп үтте. Авыл проблемаларына битараф булмаганнары өчен җыенга килгән һәркемгә рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев