Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Боерган – эшкә уңганнар авылы

Ата-бабаларыбыз борынгы заманнардан ук нәсел, ыруг, җирлек шәҗәрәсен төзеп, килер буыннарга ядкарь итеп тапшыра килгәннәр. Буыннар чылбырын тоташтыручы шәҗәрә бәйрәме Боерган авыл җирлегендә узды. 

Бәйрәм Тәслимә Низами сүзләренә һәм көенә иҗат ителгән «Боерган җыры» белән башланып китте. Аны Заһира Әхкыяметдинова башкарды.
Авыл тарихын, халкыбыз-ның төрле чорларда тормыш-яшәешен сөйләүче театральләш-терелгән күренеш бу бәйрәмне гаять эчтәлекле итте. «Яран гөл» фольклор ансамбле тарафыннан куелган «Урман кисте кызлар» сәхнәләштерелгән күренеше безне Бөек Ватан сугышы елларына «алып китте», халкыбызның рух тамырлары нык булуын тагын бер кат раслады. 
«Нәсел җебе – шәҗәрә», «Без мәңгегә иман белән, без – иманлы сәфәрдә...», «Кирпеч сугу», «Гармун ярминкәсе», «Ипи салу – изге эш», «Тукай чәкчәге» исемле нәселләр җебен чагылдырган күргәзмәләрнең һәммәсе эчтәлекле итеп оештырылган иде. Мәсәлән, «Ипи салу – изге эш» күргәзмәсенә Бибинур Хәмәтованың күпереп пешкән мич икмәкләре куелган. Боерган мәктәбендә гомере буе балаларга белем һәм тәрбия биргән Бибинур Хәмәтова галиҗәнап ипекәйнең өстәлләребезгә килеп ирешү юллары хакында тәфсилләп сөйләде.
1959-79 елларда авылларны эреләндерү нәтиҗәсендә Россиядә 177 мең авыл юкка чыккан. Гөрләп чәчәк аткан, тормыш кайнап торган Чебенле авылы да су астында кала. «Чебенле (Тойгузино) авылы татар язмышында» китабы авторы Азат Хаҗиевның чыгышын шәҗәрә бәйрәменә килгән халык тын да алмыйча тыңлады. Милләт анасы – Мөхлисә Бубыйның тамырлары Чебенле авылына тоташа. Язучылар союзы рәисе Ркаил Зәйдулланың «Үлеп яратты» әсәреннән «Мөхлисә Бубый монологы»н Гөлсәрия Сәхәбиева шундый итеп сөйләде ки, гүя без дин иреге кысылган чорга янә әйләнеп кайттык.
Колхозлашу чорыннан башлап бүгенге көнгә кадәр авыл тарихында булып үткән вакыйгалар җыр-бию, театральләштерелгән күренешләр залда утырган халыкны бер дулкында тотты. Җирле халыкның көнкүрешен чагылдырган музей әсбапларын бәйрәм кунаклары зур кызыксыну белән карады. Боерган, Чебенле, Колыш, Таулар һәм тирә-як авылларда яшәүче халык балык тоту һәм аны эшкәртү, сунарчылык, тире эшкәртү кебек һөнәрләргә ия булган. Кул эше (тегү-чигү, бәйләү), аш-су әзерләү, балта осталары – Боерган җирлегендә яшәүче һәр кешенең тормыш алып барырдай һөнәре бар. Ә инде мөгезле эре терлек асрау, кош-корт тоту, атлар үрчетүдә боерганлыларга җитүчеләр бармы икән?!. 
Без – борынгыдан, Казан ханлыгы дәвереннән килгән нәсел балалары, диләр горурлык белән бу җирлектә яшәүчеләр. Боерган авылына якынча 1640 елларда нигез салынган дип фаразлана. Исеме – үзенчәлекле. «Каян килеп чыккан аның атамасы?» 1551 елның октябрендә Шаһ Гали хан кушуы буенча җәзалап үтерелгән Боерган Сәйед истәлегенә шулай аталган дигән фараз да бар. Авыл кешеләре җирлекнең исемен «Аллаһ боерган урын шушы» дигән сүзгә бәйле дип тә аңлаталар. Фаразларның кайсы хактыр, анысын төгәл әйтә алмасак та, бу авылның исеме җисеменә туры килә. Боерганны да эшли, боерык бирмичә дә эшкә чат ябыша торган кавем яши биредә.
Шунысы игътибарга лаек, Боерган авыл җирлеге тарихын киләчәк буыннарга тапшыру нияте белән төзелгән «Авыл шәҗәрәсе» – саллы хезмәт. Авыл китапханәсе мөдире Флүзә Сәлимова бу эшнең киләчәктә дә дәвам итәчәген әйтте. Флүзә ханым «Шәҗәрә – безнең тамырлар» бәйрәмен оештырып, халыкның күңел тәрәзәсен ачты, затын һәм атын барлау ниятен яңартты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев