Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөек Ватан сугышында һәлак булган райондашларның туганнарын эзлиләр

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 ел үтсә дә, ул дәһшәтле елларда башларын сугыш кырларында салган батырларның исемнәре әле дә ишетелә тора. Күптән түгел, сугышта хәбәрсез югалган өч бабасының җирләнү урыннарын, кайда хезмәт итүләрен үзлегеннән ачыклап йөргән эзтабар Михаил Переславцев ярдәме белән ике райондашыбызның кайда, ни рәвешле хәбәрсез югалуы ачыкланган. Борды...

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 ел үтсә дә, ул дәһшәтле елларда башларын сугыш кырларында салган батырларның исемнәре әле дә ишетелә тора. Күптән түгел, сугышта хәбәрсез югалган өч бабасының җирләнү урыннарын, кайда хезмәт итүләрен үзлегеннән ачыклап йөргән эзтабар Михаил Переславцев ярдәме белән ике райондашыбызның кайда, ни рәвешле хәбәрсез югалуы ачыкланган. Борды авылыннан фронтка киткән Николай Васильевич Осминников (Остинников) һәм Кнәз җирлегеннән сугышка алынган Яков Иванович Синицын сугышның беренче, иң канлы айларында 30нчы Армиянең Көнбатыш фронты, 250 укчы дивизиянең 922нче укчы полкы составында Тверь өлкәсенең Бельск районнарындагы Чичаты һәм Черный Ручей авылларында дошманнарга ике айдан артык баш бирмичә көрәшеп, каты бәрелешләрнең берсендә батырларча һәлак булганнар. 1941 елда сугышка киткән солдатларның исемнәре, кемнең кайда хезмәт итүе, һәлак булуы турында исемлекләр төзү эше оештырылмаган була. Николай Осминников (Остинников) белән Яков Синицынның кайда, ни рәвешле һәлак булганлыклары турында да Михаил Переславцев «Мемориал» гомумиләштерелгән мәгълүматлар банкында табылган уникаль материалдан - «1941 елның 23 июленнән 1942 елның 1 гыйнварына кадәр 250нче укчы дивизиянең, шул исәптән 922нче укчы полкның югалтулары» дигән, 1943 елда төзелгән исемлекләрдән белеп алган. Бу хәбәрсез югалган солдатларның исемнәре, алар турында мәгълүматлар «Хәтер» китабының 28 томына кертеләчәк. Әлеге вакытта исә Борды һәм Кнәз авыл җирлекләрендә Николай Осминников (Остинников), Яков Синицынның туганнарын эзләү белән мәшгульләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев