Якты юл
  • Рус Тат
  • Бүләккә ­– ак айгыр яки Күзкәй авылы урамнарының кызыклы тарихы

    Узган шимбәдә Күзкәй мәдәният йорты каршындагы мәйданда "Батырлар урамы" дигән гаилә уеннары оештырылган иде. Уен гына булмады ул. Сәнгать җитәкчесе Гөлфия Әхмәтҗанова, мәсәлән, район авылларындагы урамнарга исемнәре кушылган Бөек Ватан сугышы геройлары, кайнар нокталарда башын салган каһарманнар турында сәйләде. Күп еллар авыл Советы рәисе булып эшләгән хезмәт ветераны Флүрә Нуриева...

    Узган шимбәдә Күзкәй мәдәният йорты каршындагы мәйданда "Батырлар урамы" дигән гаилә уеннары оештырылган иде. Уен гына булмады ул. Сәнгать җитәкчесе Гөлфия Әхмәтҗанова, мәсәлән, район авылларындагы урамнарга исемнәре кушылган Бөек Ватан сугышы геройлары, кайнар нокталарда башын салган каһарманнар турында сәйләде. Күп еллар авыл Советы рәисе булып эшләгән хезмәт ветераны Флүрә Нуриева башта үзенчәлекле уен оештырды:" Балалар, безнең авылда ничә урам бар һәм аларга нинди исемнәр куелган?"-дип мөрәҗәгать итте ул.Хикмәт шунда, авылда урамнарны исем белән атамыйлар бездә, беренче, икенче...бишенче урам дип йөртәләр. Шуңа да балалар беразга югалып калды,аннары берсен-берсе бүлә-бүлә санарга керештеләр. Приз исә барлык урамнарны диярлек санап чыгарга өлгергән Данил Зариповка эләкте. Аннары Флера Гыйльмулловна кайбер урамнарга исемнәр бирү тарихын сөйләде.Муса Җәлил урамына бу исем герой-шагыйрьнең 60 еллыгына бирелгән икән. Әхмәтшин урамына исем бирелү тарихы да кызыклы гына. Гата бабай Әхмәтшин колхоз оештыручыларның берсе. Сугышка кадәрге елларда аны, тырыш хезмәте өчен олылап, Казанга Колхозчылар cъездына делегат итеп җибәргәннәр. Анда аңа ак айгыр бүләк иткәннәр.Ул чор өчен исә бу иң югары бүләк булган."Комсомол капкасы" тарихы да кызыклы булды. Кайбер мәгълуматларны китапханә мөдире Тәнзилә Шәйхнурова тулыландырды. Кыскасы, мәктәпнең физкультура укытучысы Володя Карпов уеннар башлануын искәртеп, сыбызгы сызгыртканчы балалар һәм әниләр кызыклы мәгълуматлар алдылар.

    Аннары уеннар башланып китте. Әниләр һәм балалардан ике команда оештырылды.Берсен-- "Комсомол", икенчесен " Пионер" дип атадылар. Ә ярышларның, спорт уеннарының ниндиен генә уйлап тапмаганнар: төрле дистанцияләргә йөгерү,озынлыкка сикерү,туп тәгәрәтеп тоткарлыклар аша узу эстафетасы, кәрҗингә туп ату һәм башка уеннар кызганнан-кыза барды, спорт мәйданы гөр килде. Командаларның әле берсе, әле икенчесе күбрәк бал җыйды. Бераз өстенлек белән "Комсомол" командасы җиңсә дә жюри дуслык җиңде, дигән карар чыгарды. Иң мөһиме-бәйрәмгә килүчеләр кичке саф һавада рәхәтләнеп ял итте, дип хәбәр итте мәдәният йорты директоры Гөлнур Шәйхуллина

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: