Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Биш авылны газлаштырасы бар

Район хакимиятендә үткән атналык киңәшмәдә "Чаллыгаз" идарәсенең авыл җирлекләренә хезмәт күрсәтү бүлеге башлыгы Илдар Абзалов районда газлаштыруның торышы турында чыгыш ясады. Оешма районның 82 җирле пунктына хезмәт күрсәтә. Район территориясеннән 840 километр озынлыкта газүткәргеч уза. 13 меңгә якын торак йорт һәм фатирлар газлаштырылган, шулай ук 13 меңендә газ плитәләре эшли....

Район хакимиятендә үткән атналык киңәшмәдә "Чаллыгаз" идарәсенең авыл җирлекләренә хезмәт күрсәтү бүлеге башлыгы Илдар Абзалов районда газлаштыруның торышы турында чыгыш ясады. Оешма районның 82 җирле пунктына хезмәт күрсәтә. Район территориясеннән 840 километр озынлыкта газүткәргеч уза. 13 меңгә якын торак йорт һәм фатирлар газлаштырылган, шулай ук 13 меңендә газ плитәләре эшли. Капиталь ремонт планы буенча, ун җирле пунктта барлыгы 74,5 километрда газүткәргеч торбалар буялган. Ләкин газ белән табигый газ кулланган һәм техник хезмәт күрсәткән өчен вакытында түләмәүчеләр дә бар. Андыйларның район буенча барлыгы 3 млн сумнан артык бурычы җыелган. 31 октябрьгә алынган мәгълүматлар буенча 275 абонентка газ бирү туктатылган.

Бүгенге көндә районда газлаштырылмаган биш җирле пункт бар. Алар - Кызыл Юл, Артамоновка, Керәшен Маҗыны, Левашово һәм Куаклы авыллары. Шулай ук йортлар төзү исәбенә авыллар киңәя, яңа урамнарга газ үткәрү дә көн кадагындагы мәсьәлә булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев