Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Биргән кул – саекмас

Бер башакта җиде орлык булса, ун башакта – җитмеш, аннан да артыграк була, шул рәвешле көшелләр – тонналаган бөртек хасил була. Шуның кебек, 10, 50, 100, 500, 5000 сумнардан йөз меңнәр, миллионнар җыела. Игелекле кешеләр биргән, бөртекләп җыйган акча хисабына дәваланган сабыйларның шат йөзләрен күрү – үзе бәхет.   

«Баланың беләге авыртса, ананың йөрәге авыртыр» ди халык. Яшь тә бер айлык Алиянең авыртмаган җире юк. Ул аны теле белән әйтә генә алмый. Башы сызлаганга, йөрәге авыртканга еларлык та хәле-чамасы калмаган нарасыйның сыкрануларын тәүлек әйләнәсенә күреп тору баланың ата-анасының, әбисенең йөрәген телгәли. Аларның гына түгел, сабыйның газапларын күрү җиде ятны да тетрәндермичә калмый. Вакыт-вакыт нарасый караватында әйләнеп-тулганып карый, аннан гына җиңеллек килми. Гел бер төрле халәттә ятып кына торуга дучар булган Алиянең нәни башына шешләр дә чыккан. 
Сабый тумыштан авыр чирләрдән интегә. Алия-нең диагнозын язсаң, ярты дәфтәр бите тулачак. Баланың халәтен күзаллау өчен берничә диагнозын әйтү дә җитә – туберозлы склероз, эпилептик энцефалопатия, Веста синдромы... Орчык хәтле генә сабыйның авыр сынаулар белән көрәшүе – яшәргә тырышуы баланың ата-анасында өмет уята. Шуңа өстәп, миһербанлы кешеләрнең булуы да өмет учагының сүнмәвенә сәбәп булып тора. «Игелек кыл» марафонында «Чаллы икмәге» ҖЧҖ генераль директоры Рафаэль Юнысов Лилия белән Илфат Сәйфетдиновларның кызы Алиягә Мәскәүдә операция ясату өчен 100 мең сум акча күчерде. Район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Галимҗан Зарипов оешманың исәп-хисабына күчерелгән акчадан да 100 мең сум күләмендә акча бүләчәкләрен, Алиягә Мәскәүдә операция ясату мәсьәләсен район башлыгы Фаил Камаевның контрольгә алуы хакында да әйтә. 
«Район башлыгы Фаил Камаев «Игелек кыл» марафоны оештырып бик күп гаиләләргә сөенеч китерде. Авыл җирлеге башлыгы Резеда Сафина да ярдәмчел, кеше хәленә керә белә торган җитәкче. Күңел ярасы салмас өчен сүзен һәрвакыт үлчәп сөйли. Хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин шулай ук бик игелекле кеше. Ә әнием турында нинди генә назлы сүзләр әйтсәм дә аз булыр. Ул ярдәм итмәсә, игезәк балаларны ни рәвешле тәрбияләр идем? Алиягә тәүлек әйләнәсе игътибар кирәк. Үз әтием байтак еллар элек үлде. Әни һәм аның икенче ире Рамил абый белән бер түбә астында яшибез. Сыендырганнары өчен аларга иксез-чиксез рәхмәт», – ди Лилия. 
Авыру баланы дәвалау өчен Алиянең дәү әнисе –  Фәния ханым 80 мең сум күләмендә кредит алган. Фәния ханым аш-су остасы. Пенсиягә чыкканчы Яр Чаллы шәһәрендә «Чаллы икмәге» ҖЧҖдә кондитер булып эшләгән. Бүген ул кызы белән киявенә килгән авырлыкны бүлешү, тормыш алып алып бару өчен заказга чәкчәк коя, тортлар ясый, пироглар пешерә. «Кондитер булып эшләвемнең файдасын күрәбез. «Йөргән аякка җим иярә» дип бер дә юкка гына әйтмәгәннәр. Мал асрыйбыз. Башкача ничек яшәмәк кирәк? Оныгыма операция уңышлы ясалсын иде дип Аллаһтан шифа сорыйм», – ди дәү әни оныгы өчен өзгәләнеп. Фәния ханым «Якты юл» газетасы уздырган «Йолдызлы чәкчәк»тә катнашып Иске Абдул авылы данын яклады. «Куллары алтын аның», – диләр авылдашлары. 
Иске Абдулда яшәүче Лилия белән Илфат Сәйфетдиновлар гаилә-сенә килгән олы сынауны халыкның юмартлыкка имтихан тотуы дип аңлыйк. Сабый бала язмыш сынавын, ә без игелеклелек имтиханын уңышлы үтә алсак иде. Моның өчен халыктан бары тик бер нәрсә – күңел юмартлыгы күрсәтү таләп ителә.
Яшь тә бер айлык Алия Сәйфетдинованың әни-сенең Сбербанк картасы:  № 2202  2005 6672 3761 Лилия Сайфутдинова. Шушы номерга, Аллаһ ризалыгы өчен дип ниятләп, кем күпме булдыра ала, акча күчерә ала. 
2021 елның январь уртасында Мәскәүгә Н.Н.Бурденко исемендәге нейрохирургия фәнни тикшеренү институтының балалар нейрохирургиясе бүлегендә Алиягә операция ясау планлаштырыла. Әлбәттә, моның өчен бик зур суммада акча кирәк булачак. Авыру бала һәм аның ата-анасы өчен минуты – көн, көне ел булып тоела. Һәр минутның исәптә булуын күздә тотып, чират буенча бушлай (квотаны көтеп) операция ясатуны көтү мөмкин түгел. Бүген безнең алда торган бурыч – медицина ярдәме күрсәткәнгә, МРТ үткәргәнгә, анализларга, операциягә, даруларга һәм шуңа өстәп юл чыгымнарына һәм Сәйфетдиновларга сабый больницада ятып дәваланган чорда Мәс-кәүдә яшәр өчен җи-тәрлек күләмдә акча җыю. Онытмыйк, тамчыдан күл җыела!   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев