Бикләндә «Сабан туе чишмәсе» төзекләндерелде
2017 елның 24 сентябре Биклән авыл тарихына төзекләндерелгән «Сабан туе чишмәсе»н ачу вакыйгасы белән кереп калды. Ничәмә-ничә гасырлар буе челтерәп аккан, Сабан туе бәйрәмнәрендә халыкны тәмле, сихәтле сулары белән сыйлаган изге чишмәне ачу тантанасына бик күп кунаклар килгән иде. Алар арасында район башлыгы Васил Хаҗиев, аппарат җитәкчесе Әсхәдә Наврозова, башкарма...
Тантаналы өлешне район башлыгы Васил Хаҗиев ачып җибәрде. «Авылларда хәзер барлык өйләргә су кертелгән булса да, челтерәп агып торган чишмәләребезгә җитми инде. Чишмә гомер-гомергә яшәеш, илһам, рух чыганагы булган. Аңа бүген дә хөрмәт, кадер һәм ихтыяҗ зур. Авылларда дистәләгән чишмәләр төзекләндерелә, «Сабан туе чишмәсе» - чираттагысы», - диде ул. «Таттелеком» оешмасының генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин исеменә, шушы эшне башкарып чыккан төзүчеләр бригадасы җитәкчесе Низами Әмирхановка, авылыбыздан чыккан җырчы, Татарстанның атказанган артисты Илнар Сәйфиевка рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Аннан соң тантананың иң истәлекле мизгеле - кызыл тасма киселде. Җитәкчеләр артыннан халык чишмә юлына агылды. Республикадан килгән Нурислам хәзрәт һәм авылыбыз имам-хатыйбы Мөдәфис йомры ташлардан мәчеткә охшатып ясалган, кечкенә генә айлы манара куелган корылма кырыенда тукталып азан әйттеләр. Шуннан соң бар да изге чишмә янына төшеп, аның сихәтле суыннан авыз иттеләр. Әлеге корылма дүрт яклы: аның һәр як тәрәзә уемында калайга чокып язылган язулар эленгән. Ике ягында - изге догалар, бер ягында - шушы чишмәне төзекләндерүдә өлеше кергән кешеләрнең исемлеге, ә дүртенче ягында шушы авыл шагыйрәсенең чишмә турындагы шигыре.
Чишмә каршындагы тау буенда халык утырып ял итә торган урын булдырылган: уртада кып-кызыл гөлләр, утыргычлар, аяк астына матур итеп вак таш җәелгән. Бикләннең данлыклы «Хәтфә» фольклор ансамбле нәкъ менә шушы матур үзәнлектә ял итеп, халыкка матур җырларын бүләк итте. Арада көянтә-чиләк аскан чибәр-чибәр кызлар да күренде. Авылның данлыклы гармунчысы, Татарстанның атказанган артисты Илдус Абдуллин тараткан моңнар авылның икенче башына кадәр ишетелде. Көн явымлы булуга да карамастан, чишмә буенда халык артканнан-арта гына барды. Бикләнлеләр өчен чын мәгънәсендә Сабан туе бәйрәме булды ул. Тик бүгенге көрәш батырлары - изге җанлы, алтын йөрәкле кешеләр, юмарт иганәчеләр иде.
Бәйрәмне Казан кунагы Айрат Ильясов алып барды. Беренче итеп ул сүзне шушы чишмәне ачуга зур өлеш керткән Биклән егете, җырчы Илнар Сәйфиевка бирде. «Чишмәне төзекләндерү, ачу белән генә эш бетми, аны сакларга, карап торырга кирәк», - диде Илнар Сәйфиев. Аннан ул авылдашларына, кунакларга үзенең матур җырларын бүләк итте. Соңыннан сәхнә түренә берәм-берәм татар эстрадасының танылган артистлары - ИлСаф, Рөстәм Закиров белән Люция Мусина, Булат һәм Динә Нигъмәтуллинлар, Алинә Сәфиуллина, Вадим Захаров күтәрелде.
Бикләнлеләр бии-бии җыр тыңлады, бәйрәм итте. Кичкә кадәр чишмә юлыннан халык өзелмәде. Үзем дә шушы матурлыктан аерыла алмыйча, чишмә буена кат-кат төшеп тәмле суыннан авыз иттем. Әйтерсең лә, балачагым әйләнеп кайтты, көянтә-чиләк асып чишмәгә төшкән чаклар искә төште.
Бүген чишмәбезне танып та булмый, ул, әйтерсең лә, яңа күлмәк киде, тирә-ягы аллы-гөлле чәчәкләргә күмелде.
Изге чишмәм, яңа күлмәк кидең -Кешелекнең сиңа бүләге.Аңа карап челтер тавышыңныңҮзгәргәнен синең сизмәдем...Гади шул син, чишмәм, шуңа бөек,Син - яшәеш, тормыш, киләчәк.
Рәзинә Сәетгәрәева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев