Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бикләндә алтын туен билгеләп үткән Мөхәммәтҗановларга Әниләр көнендә парлы мендәрләр бүләк иттеләр

27 ноябрь көнне Биклән мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган кичә үтте. Бәйрәм мәктәп укучыларының чыгышы белән башланып китте. Балалар матур шигырьләр, җырлар белән сәхнәдән әниләрен котладылар. Бәйрәмгә Кызыл Юл авылыннан 50 ел бергә гомер иткән Мирза һәм Роза Мөхәмәтҗановлар чакырылган иде. Аларга районыбызның ЗАГС бүлегеннән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук...

27 ноябрь көнне Биклән мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган кичә үтте. Бәйрәм мәктәп укучыларының чыгышы белән башланып китте. Балалар матур шигырьләр, җырлар белән сәхнәдән әниләрен котладылар. Бәйрәмгә Кызыл Юл авылыннан 50 ел бергә гомер иткән Мирза һәм Роза Мөхәмәтҗановлар чакырылган иде. Аларга районыбызның ЗАГС бүлегеннән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук алтын туйлары белән бу парны авылыбызның ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Асия Фазуллина котлады - матур теләкләр әйтте, пар мендәрләр бүләк итте. Сәхнәгә әти-әниләрен котларга балалар күтәрелде. Аларга изге теләкләрен, рәхмәт сүзләрен әйтеп, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.

Мирза Гимадиев, Гөлнара Зиатдинова, Лилия Сәхбеева, Рузилә Костина, Сергей Костин, Булат Мостафин, гармунчылар чыгышын тамашачылар бик яратып кабул итте. Бәйрәм ахырында тамашачыларга Фоат Садриев иҗат иткән «Сиңа гына әйтәм» спектакле тәкьдим ителде. Үз рольләрен бик оста итеп башкарган артистларыбыз Фәния Абдуллина, Гөлнур Гимадиева, Гөлнара Зиатдинова, Илдус Абдуллиннарны авылдашларыбыз алкышларга күмде. Әлеге кичә өчен барлык катнашучыларга авылдашлар исеменнэн Асия апа Фазуллина рәхмәт сүзләре әйтте, уңышлар теләде, дип хәбәр итте Биклән авылы мәдәният йорты мөдире Рузилә Костина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев