Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бикләндә һәм Бакчасарайда өлкәннәр көненә багышланган чара үтте (фото)

Октябрьнең беренче көнендә Биклән мәдәният йортында өлкәннәр көненә багышлап «Сезнең гомер зая узмаган» дигән исем астында бик матур чара утте. Бәйрәм мәктәп укучыларының концерт программасы белән башланып китте. Әби - бабайларын балалар матур шигырьләр, җырлар, биюләр белән сөендерделәр. Аннары авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбеев өлкәннәребезне бәйрөм белән тәбрикләде, матур теләкләрен...

Октябрьнең беренче көнендә Биклән мәдәният йортында өлкәннәр көненә багышлап «Сезнең гомер зая узмаган» дигән исем астында бик матур чара утте. Бәйрәм мәктәп укучыларының концерт программасы белән башланып китте. Әби - бабайларын балалар матур шигырьләр, җырлар, биюләр белән сөендерделәр. Аннары авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбеев өлкәннәребезне бәйрөм белән тәбрикләде, матур теләкләрен әйтте. Бәйрәмне дәвам итеп авылыбыз үзешчәннәре Мирза Гимадиев, Гөлнур Гимадиева, Асия Фазуллина, Римма Гимадиева, Лилия Сәхбеева, Рузилә Костина, Шәргыя Әхмәтова иң матур җырларын бүләк итте. Гармунчыларыбыз - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдус Абдуллин, Рәшит Тимергалин, Мирза Гимадиевлар бик матур итеп татар халык көйләреннән тезмә уйнады. «Хәтфә» фольклор ансамбле татар халык җырлары «Әнә шул сузең», «Дим- дим» җырларын башкарды. Мәдәният йорты директоры Рузилә Костина җыештыручы булып эшләүче Фәния Ситдиковага районыбыз мәдәният бүлеге исеменнән Рәхмәт хаты, истәлекле буләк тапшырды, тырыш хезмәте өчен рәхмәт әйтте. Бәйрәм матур чәй өстәле янында дәвам итте. Ветераннарыбыз рәхәтләнеп сыйландылар, җырлар җырлап күңел ачтылар. Биклән авылы өлкәннәре өчен чәй өстәле әзерләү өчен ярдәм иткән иганәчеләр - авылыбыз имам-хатыйбы Мөдәфис хәзрәт, Римма Кәримова, Римма Крицкая, Рафис Бильданов, Венера Минеевага аерым рәхмәтемне белдерәсем килә. Аларга сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете телим.

3 октябрь көнне Бакчасарай өлкәннәрен авыл фермеры Равил Миңнехуҗин, елдагыча, мул табынлы очрашу кичәсенә җыйды. Биредә әби-бабайлар рәхәтләнеп ял итте, матур җырлар җырлап күңел ачты. Бу бәйрәм дә Биклән мәдәният йорты хезмәткәрләреннән башка узмады. Илдус Абдуллин матур итеп тальян, гармун моңнарын сузып, Рузилә Костина, Лилия Сәхбеева, Фәния Абдуллина халык җырларын башкарып тамашачыларның күнелен яулады. Өйләренә озатканда өлкәннәрнең һәркайсына Равил Миңнехуҗиннан бүләкләр таратылды. Ел әйләнәсендә нинди генә бәйрәм булмасын, Равил Лотфуллович Бакчасарай өлкәннәрен мул табыннар белән, бүләкләр белән яки акчалата гел зурлап, ярдәм итеп тора. Бу игелекле гамәлләре өчен Бакчасарай авылы өлкәннәре исеменнән, шәхсән үземнең исемнән бик зур рәхмәтемне белдерәм. Кылган яхшылыклары үзенә, эшендә уңышлар меңе белән әйләнеп кайтсын. Аңа сәламәтлек, , гаилә бәхете телим, дип хәбәр итә Биклән авылы ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Асия Фазуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев