Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бикләндә «Бүләк итәм йөрәк җылысын» дип аталган кичә үтте (фото)

Биклән авылы китапханәсендә 7 декабрь көнне Инвалидлар көненә багышланган «Бүләк итәм йөрәк җылысын» дип аталган кичә үтте. Чәй өстәле янына җыелган авылдашларыбызны иң элек авылыбыз җирлеге башлыгы Мансур Сахбеев котлады, иң җылы теләкләрен авылыбызның имам-хатыйбы Мөдәфис Ахунов, ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Асия Фазуллина җиткерде - сәламәтлек, сабырлык, озын гомер...

Биклән авылы китапханәсендә 7 декабрь көнне Инвалидлар көненә багышланган «Бүләк итәм йөрәк җылысын» дип аталган кичә үтте. Чәй өстәле янына җыелган авылдашларыбызны иң элек авылыбыз җирлеге башлыгы Мансур Сахбеев котлады, иң җылы теләкләрен авылыбызның имам-хатыйбы Мөдәфис Ахунов, ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Асия Фазуллина җиткерде - сәламәтлек, сабырлык, озын гомер теләде. Әлеге кичәгә концерт программасы да әзерләнгән иде. Китапханә мөдире Гөлнара Мирходжаева җитәкчелегендә балалар матур шигырьләр, җырлар башкарды, заманча сәхнәләштерелгән «Шалкан» әкиятен күрсәттеләр. Авылдашыбыз Рәзинә Сәетгәрәева иҗат иткән шигырьләр һәм җырлар кичәбезгә ямь өстенә ямь өстәде. Баянчыбыз Илдус Абдуллинга кушылып жырчыларыбыз Рәдиф Сираев, Римма Гимадиева, Фәния Абдуллина, Фирия Гарипова, Шәргыя Әхмәтова, Рузилә Костина иң матур җырларын бүләк иттеләр. Бәйрәмгә чакырылучылар җырларны тынлап кына калмады, үзләре дә күмәк җырлашып, күнел ачтылар. Шулай ук инвалидлар бильярд, өстәл уеннары уйнады, газета - журналлар укыды. Бәйрәм ахырында алар оештыручыларга ихлас рәхмәтләрен әйтеп, өйләренә таралды, дип хәбәр итте Биклән авылы мәдәният йорты директоры Рузилә Костина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев