Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Биклән һәм Яңа поселогы мәдәният йортларында еллык иҗат концертлары узды (фото I өлеш)

Узган атнада Биклән һәм Яңа поселогы мәдәният йортларында гөр килеп еллык иҗат отчетлары узды. Авыл тарихын, аның мәдәниятен яктырткан, хезмәт алдынгыларына дан җырлаучы бу кичәләр кече яшьтәге балаларны да, өлкән яшьтәгеләрне дә читтә калдырмады. Элеккеге гореф-гадәт, йолалар белән үрелеп барган бу чаралар быел аерым төсмер алды. Аны икенче төрле әйткәндә...

Узган атнада Биклән һәм Яңа поселогы мәдәният йортларында гөр килеп еллык иҗат отчетлары узды. Авыл тарихын, аның мәдәниятен яктырткан, хезмәт алдынгыларына дан җырлаучы бу кичәләр кече яшьтәге балаларны да, өлкән яшьтәгеләрне дә читтә калдырмады. Элеккеге гореф-гадәт, йолалар белән үрелеп барган бу чаралар быел аерым төсмер алды. Аны икенче төрле әйткәндә үткәннәрнең чишмә башы дип тә атарга була. Үткәрү кагыйдәләре буенча бу иҗат отчетында һәрбер авылның үз җыры, клибы, логотипы (эмблемасы) булырга тиеш.

Биклән мәдәният йорты төзелүгә бүген төп-төгәл 50 ел тулды!,- дип башлап җибәрде кичәне алып баручы Гөлнур Гыймадиева. 300 урынлы мәдәният учагы халык белән шыгрым тулы иде. Күпме тарихи вакыйгаларның, алкышларның шаһите булган бу диварлар. Ярты гасыр эчендә бу сәхнә нинди генә төсмерләргә кермәгән дә, кемнәрнең генә моңлы тавышын, күңел җилкенүен, җан ашкынуын сеңдермәгән. Әнә бүген дә сәхнә арты авыл артистлары белән тулы. Заманында тирә-юньдә безнең мәдәният йортыннан да матур клуб юк иде. Баксаң, әлеге зур мәдәният учагын төзетүче 1958-1970 елларда колхоз председателе булып эшләгән авылдашыбыз Шамаров Шариф Сабир улы, сугыштан соңгы 1946-1949 нчы елларда үзе дә клуб мөдире булып хезмәт куйган, хорларда җырлап йөргән икән. Бүгенге кичәдә залда аның балалары утыра. Шәрифҗан абыйга әйтәсе рәхмәт сүзләребез аның рухына дога булып барсын,-диде алып баручы мәдәният йорты тарихын сөйләгәндә. Әйе, безнең авыл элек-электән мәдәниятле булган. Элеккеге иске клубта иң беренчеләрдән булып Фәрхенур апа эшләгән. 1977 елга кадәр Мәхмүт Корбиев, аннары Фатыйх Алмин, Зөфәр Насыйбуллин, Салих Ибраһимов, Гүзәл Сарманаева, Марсель Вәлиәхмәтов, Альмира Мөбаракшина, Наил Сөләйманов һ.б клуб мөдире вазыйфасын башкарганнар. Ә 1977-2013 нче елларда мәдәният йортын Розалия Шәяхмәт кызы Гараева җитәкли. Ул эшләгән елларда "Шатлык" бию ансамбле, Ветераннар хоры, Биклән халык театры, "Хәтфә" фольлор ансамбле оештырыла. 1982 елда Розалия Шәяхмәт кызының тырыш хезмәтен югары бәяләп "Татарстанның атказанган хезмәткәре дигән" исем бирелә. Ул оештырган "Шатлык" бию ансамбле чыгышлары авыл, район, республика бәйрәмнәренең матур бизәге була. Ничәмә-ничә буын яшьләр әлеге коллективта тәрбияләнә, үсә. 1986 елда "Халык бию ансамбле" дигән исем бирелә. Ансамбль бүгенге көндә дә уңышлы гына эшләп килә.

Мәдәният йорты каршында бүгенге көнгә кадәр эшләп килгән Халык театры 1980 елда оеша. 1995 елдан театрның режиссеры булып Ильдус Абдулла улы Абдуллин эшли башлый. Алар К.Тинчуринның "Зәңгәр шәл", "Казан сөлгесе", Шәриф Камалның "Хаҗи әфәнде өйләнә", Мостай Кәримнең "Кыз урлау һ.б. бик күп матур, эчтәлекле сәхнә әсәрләре белән халыкны сөендерәләр. Коллектив 2015 елның март аенда XV регионара "Идел-йорт" театр фестивалендә катнашып Дипломга лаек була.

Мәдәният йорты каршында уңышлы эшләп килгән ветераннар хоры да 1980 нче елда оеша. Өлкән буын өчен менә дигән шөгыль, мавыгу, ял итү була бу. Концертлардан соң тәмле-тәмле ризыклар белән чәй эчү бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. Буыннар чылбыры өзелми. Мәдәният йорты бүген дә ышанычлы кулларда. Аны югары белемле, үз эшенең остасы, җырчы Биклән кызы Рузилә Равил кызы Костина җитәкли. Нинди генә бәйрәм, кичәләр, концертлар үтми монда! Халык яратып, теләп йөри. Яңа талантлар ачыла, өлкән буын вәкилләре дә калышмый. "Иске Казан" түгәрәк уен регионара фестивалендә гран-при яулаучы, Казан Үзәк телевидениесеннән бара торган "Аулак өй" тапшыруында чыгыш ясаучы "Хәтфә" фольклор ансамбле бүген дә сафта. Әнә бүгенге кичәне дә алар көче белән әзерләнгән театральләштерелгән күренеш белән башлап җибәрделәр. Кунакка суыксулыларның килүе бәйрәм сценариесенә аерым ямь өстәде. Бүген бу коллективны алыштыргысыз оештыручы, оста гармунчы Илдус Абдуллин җитәкли. 2014 ел коллектив өчен шатлыклы вакыйгаларга бай булды. Бөек Ватан сугышы Җиңүенең 70 еллыгына багышланган "Өчпочмаклы солдат хатлары" композициясе белән кабат "Аулак өй"дә чыгыш ясау үзе генә дә зур хөрмәткә лаек. 61 ел гомерен мәдәнияткә, халыкка хезмәт итүгә багышлаган Илдус абый Абдуллинга узган ел "Татарстанның атказанган хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.

Концерт өлеше тантаналы төстә бүгенге көнгә гадәти булмаган күренеш - пионерлар чыгышы белән башланып китте. Инде олы яшьтәге, чәчләренә чал кергән "пионерлар" нәкъ балачактагы кебек төз басып, «каушап» монтаж сөйләделәр, быргы, барабан тавышына сусаган пионерия десанты - тамашачылар гөрләтеп кул чапты. Монтаж сүзләрен авылдашыбыз Фирия Гарипова язган. Берсеннән-берсе моңлы, аңәһле җырчылар: Альмира Мөбәрәкшина (Вәлиәхмәтова), Мөсәвир Сарманаев, Камил Мәүләветдинов, Фәния Сафина (Вәлиева), Мирза Гыймадиев, Ринат Исмагыйлев, Радик Хәертдинов, Рафыйк Хафизов, Ильзирә Ибраһимова (Сәетгәрәева), Ильнар Сәйфиев, Саимә Рәхимова (Гыйльманова), Гөлнара Зыятдинова, Ильназ Шәмсетдинов, җилдән җитез биючеләр Гузәл һәм Наилә Сарманаеваларның чыгышлары ямь өстенә ямь булды.

Авылның мәдәният тарихы турында сөйләгәндә тагын ике шәхес мактап телгә алынды. Мәктәптә озак еллар җыр-музыка дәресләрен укытучы, клубта сәхнә тулы балалар җыеп, аларны җыр серләренә, нечкәлекләренә өйрәтүче Нәгыймуллин Розалин Шәмәт улын авыл халкы бүгенге кичәдә дә сагынып, рәхмәт хисләре белән искә ала. Әйе, заманында Розалин абый оештырган гармунчылар ансамбле, балалар хоры Зәй, Түбән Кама шәһәрләрендә үткәрелгән конкурсларда катнашты, анда укучылар өчәр машина белән бара торган иделәр. Икенче талант иясе - авылдашыбыз Марсель абый Вәлиәхмәтов. Ул район тарихында беренче тапкыр почта аша немец баянын кайтарта, виртуоз баянчы, җырчы.

Кичәнең тагын бер тарихи мизгеле - авыл логотипы турында сөйләү булгандыр мөгаен. Аны авыл китапханәчесе Гөлнара Мирходжаева авылдашлар фикерен тыңлап, рәссам ярдәме белән төзегән. Логотипның төп символы итеп бик, йозак калыбы алынган, чөнки авылның исеме татарларны көчләп чукындыру заманында «бикләнгәннәр» дигән сүздән килеп чыккан, дигән риваять бар. Кама елгасы тирәсендәге татарларны чукындырганда (ул вакытта чукындыруга каршы булган күп халык төркеме зур елгалардан 20 шәр чакрым ераклыкка күченгән) авыл халкы бикләнгән, яшеренгән. Ул вакытта бу яклар карурман булган, шуңа күрә эзләп таба алмаганнар, авыл татар авылы булып калган. Логотипның читләрендә татар халык бизәге, хуҗалыкның төп юнәлеше булган үсемчелек символы - бодай башакларыннан ясалган таҗ. Логотипның уртасына җилкәнле көймә урнашкан, чөнки Биклән авылында яшәүче халык 18-19 нчы гасырларда лашман булганнар. Кама буе урманнарында мачтага яраралык нарат һәм хәрби суднолар ясау өчен юан имәннәр әзерләгәннәр. Логотипның уң ягында паровоз урнашкан - чөнки авылдан ерак түгел Татарстаныбызның экспорт капкалары булган Круглое Поле һәм Биклән тимер юл станциясе бар. Туграның сул ягында самолет урын алган, чөнки авылдан ерак түгел генә Бигеш аэропорты урнашкан. Логотипның өске өлешендә Рәсәй һәм Татарстан флаглары урын алган. Ачкыч тишеге бизәүле тәрәзә капкачы калыбында эшләнгән, чөнки элек авылда агачтан уеп бизәк ясау белән шөгыльләнгәннәр. Ачкыч тишеге тирәсенә алты ачкыч урнаштырылган: кызыл ачкыч - терлекчелек, кызгылт-көрән ачкыч - ыслау цехы, соры ачкыч - бетонит балчык (авыл читендә урнашкан глинокарьер заводы) заводы, ак ачкыч - "Промпласт" (пластик торбалар эшләү цехы) ачык көрән ачкыч - ипи пешерү цехы, караңгы сары ачкыч - макарон цехы.

Туган авылым Бикләндә талантлар күп. 50 ел эчендә әлеге клубка бик күп үзешчәннәр йөргән, концерт, спектакльләрдә актив катнашканнар. Нәселләре белән, гаиләләре белән җыр-биюгә һәвәс авылдашларны бу кичәдә исем-фамилияләп, рәхмәт хисләре белән искә алдылар. Нурия апа, Мәсгут абый Лотфуллиннар, Рәмзия апа, Сәкинә апа, Фәрит абый, Наил абый Туктагуловлар, Вәлиевлар, Вәлиәхмәтовлар, Мөбәрәкшиннар, Мостафиннар, Сарманаевлар, Тимергалиннар, Сәетгәрәевлар, Нәгыймуллиннар, Мәүләвиевлар, Гыйльмановалар, Сәйфиевлар, Лотфуллиналар һәм бик күп башка гаиләләр матур итеп күңел ачты, авылдашларга сәхнә өлгесе булды,-дип әйтеп үтте Гөлнур Гыймадиева кичә барышында. Әнә бүген дә сәхнәдән шул ук фамилияләр яңгырый, яңалары да бар, димәк җыр-моң яши, авыл яши, буыннар чылбыры өзелми. Әллә кайда, әллә кайчан бәреп чыккан илһамлы чишмә юлы безгә килеп җиткән. Ул әле дә моңлы, сихри ага. Кичә туган авылыма багышлап язылган "Бикләнем" җыры клибы белән тәмамланды. Залдагы халыкның "Әфәрин" дип алкышлауларын мин үземнең иҗатыма зур бәя дип кабул иттем.

Яңа поселогында "Бәхет туар җир"исеме астында узган иҗат отчеты да күңелемдә тирән эз, соклану хисләре калдырды. Нәни балалардан алып, мәктәп укучылары, урта яшьтәге, өлкән буын кешеләре катнашында әзерләнгән театральләштерелгән күренеш үзе бер әсәр, үзе бер спектакль булды. Шулай ук Әҗмәкәй авыл җирлегенә кергән һәрбер авылның үз җыры яңгырады әлеге кичәдә. Яңа поселогына атап язылган өр-яңа җырымны тыңлап, чишмә буенда пар чиләкләр асып йөргән яшь парларны күзәтеп утыру күңелемә җан рәхәте бирде. Туган авылын, туган җирен өзелеп яраткан кешеләрдән генә мондый җылы хис, илаһи моң агыла.

Тирән мәгънә салып ясалган Яңа поселогы логотипы да бүгеннән үз урынын алачак, бер якты мизгел, тарихи вакыйга булып калачак. Гомер-гомергә югары уңышлары белән дан тоткан "Гигант" хуҗалыгында кунакта булуыма горурланып, мәдәният хезмәткәрләренең, авыл җирлеге хезмәткәрләренең кече күңеллелегенә сокланып, мәдәният йорты директоры Әхсәнова Сәрия Тәлгать кызының үз тирәсенә көчле коллектив туплаганлыгына, укытучылар, китапханә хезмәткәрләре узара дус, тату мөгаләмәдә эшләүләрен күреп куанып кайттым мин әлеге кичәдән, дип хәбәр итә Рәзинә Сәетгәрәева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев