Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Биклән авылының иң өлкән кешесе Зарифа Хәйруллинага 95 яшь

Газетабызның узган җомга санында «Ак барс» клубының иң өлкән җанатары, сугыш еллары авырлыкларын үз иңендә күтәргән буын вәкиле Зарифа Хәйруллинаның күркәм юбилеен бәйрәм итүе турында язма бастырган идек. Кызганычка каршы, хаталанып Биклән авылының иң өлкән яшьтәге ак әбиен яшәртеп язганбыз. Зарифа апага 90 түгел, 95 яшь икән! Аны гомер бәйрәме...

Газетабызның узган җомга санында «Ак барс» клубының иң өлкән җанатары, сугыш еллары авырлыкларын үз иңендә күтәргән буын вәкиле Зарифа Хәйруллинаның күркәм юбилеен бәйрәм итүе турында язма бастырган идек. Кызганычка каршы, хаталанып Биклән авылының иң өлкән яшьтәге ак әбиен яшәртеп язганбыз. Зарифа апага 90 түгел, 95 яшь икән! Аны гомер бәйрәме белән ихлас күңелдән тагын бер тапкыр котлыйбыз. Шуны аңладык: бикләнлеләр үзләренең озын гомерле өлкәннәре белән ихлас горурлана. Рәхмәт аларга! Газета таралуга, ял көне булуга карамастан, кесә телефонына шундук шалтыратулар башланды. Бикләндә «Якты юл»ны нык укыйлар икән дигән фикер калды. Игътибарлы булганнары өчен газета укучыларыбызга аерым рәхмәт! Шунысы да мәгълүм булды: Бикләндә бүген 90 чиген узган өлкәннәребез шактый икән. Нурдидә Гыйльманова, Нәсыйха Шәймәрдәнова, Мәсрүрә Хәсәншина, Сәкинә Зыятдинова, Бибизөһрә Шәмәрова, Миңнурый Кәримова, Зәйтүнә Харисова, Мөнирә Мөхәммәтҗанова, Наҗия Хәсәнова, икесе дә 1925 елның 1 июлендә дөньяга килгән, бер үк көнне туган көннәрен бәйрәм итүче кодагыйлар Галиябикә Гайсина һәм Бибинур Фәйзуллина унынчы дистәне ваклыйлар, дип хәбәр итте авылның ветераннар оешмасы җитәкчесе Асия апа Фазуллина. Биклән авылы сугыш ветераннары белән дә горурлана, алар биредә 4 кеше: Мөнирә Гәрәева, Миннәхмәт Гайсин, Әхсән Бикатов, Шәйхелислам Кәримов. Аларның барысына да ныклы саулык, озын гомер телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев