Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Биклән һәм Кнәз үзешчәннәре Югары Пәнәчегә кунакка барды

Бикләннең «Хәтфә» татар фольклор ансамбле һәм Кнәз авылының «Айбагыр» керәшен фольклор коллективы үзешчәннәре концерт программасы белән Зәй районы Югары Пәнәче авылында иҗади кунакта булып кайтты. Концертны кнәзлеләр башлап җибәрде. «Айбагыр» үзешчәннәре Софья Морозова, Рәзинә һәм Әхәт Аитовлар, Валентина Сәгыйдуллина, Тамара Багаева, Александр Поповның чыгышларын тамашачы бик яратып кабул итте. Аннары...

Бикләннең «Хәтфә» татар фольклор ансамбле һәм Кнәз авылының «Айбагыр» керәшен фольклор коллективы үзешчәннәре концерт программасы белән Зәй районы Югары Пәнәче авылында иҗади кунакта булып кайтты.
Концертны кнәзлеләр башлап җибәрде. «Айбагыр» үзешчәннәре Софья Морозова, Рәзинә һәм Әхәт Аитовлар, Валентина Сәгыйдуллина, Тамара Багаева, Александр Поповның чыгышларын тамашачы бик яратып кабул итте. Аннары җыр-биюләре белән сәхнәгә бикләнлеләр чыкты. Рәйсә Ганиева, Гөлнара Зыятдинова, Асия Фазуллина, Шәргыя Әхмәтова, Сергей һәм Рузилә Костиналар башкаруындагы җырлар зәйлеләрне битараф калдырмады. Фәния Абдуллина «Банкрот» спектакленнән Нәгыймә абыстай монологын бик оста итеп башкарды. Программа «Хәтфә» коллективының «Тарлавыкта кичке уен» күренеше белән тәмамланды, дип хәбәр итә Биклән мәдәният йорты директоры Рузилә Костина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев