Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Әби, үзебез!» – дип кенә тордылар

Мин Байбүләк авылында яшим. Берьялгызым торам. Паркинсон авыруы белән чирлим.

Октябрь аенда су торбасы тишелү сәбәпле, йортым сусыз калды. Районның «Татарстан» коммуналь челтәрләре бригадасы эшчеләре ремонтларга ярдәм итте. Хәтта үз акчаларына материаллар да алдылар, көрәк белән торбаны күмделәр. Соңга калсалар да, эшләрен тәмамламыйча китмәделәр. Эшчеләр өйдәге әйберләрне күчереп, анда да суүткәргеч өчен җиһазларны көйләп куйдылар, «әби, үзебез» дип кенә тордылар. Икенче көнне килеп исә канализация ясап киттеләр.
Бу оешма хезмәткәрләренең барысын да рәхмәтем чиксез. Олы йөрәкле эшчеләргә һәм аларның җитәкчеләренә саулык-сәламәтлек телим, аларны сакчы фәрештәләр саклап йөртсен. 

Байбүләк авылыннан ялгыз яшәүче Рузалия Якупова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев