Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Әби-бабайларыбызны хөрмәтләп

Авыл җирлекләрендә истәлекләргә бай, матур чаралар үтә Менә тагын җиргә алтын көзләр килде, бөтен дөнья үзенә бер сихри төсмер алды. Уңышлар җыеп алынды, бар дөнья: кешеләр дә, табигать тә кышка әзерләнә. Менә шундый матур көз аенда - октябрьдә - безнең олы ихтирамга, хөрмәткә лаек өлкәннәребезнең бәйрәмнәрен үткәрү игътибар үзәгендә була....

Шушы көннәрдә Яңа Бүләк авылының мәдәният йортында җирлегебез ветеранннары һәм пенсионерлары өчен үтә дә үзенчәлекле һәм эчкерсез итеп оештырылган «Бер картлыкта, бер яшьлектә...» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үтте. Бу бәйрәмгә өлкәннәребез аеруча дулкынланып килделәр. Ахирәтләрең, хезмәттәшләрең яисә авылдашларың белән очрашу өчен, менә дигән бер сәбәп бит әлеге бәйрәм! Җирлекнең 4 авылыннан да (Бай-Бүләк, Күктәк-Мирсәит, Иске Теләнче, Яңа Бүләк) пөхтә киемле, шат йөзле, күпне күргән, күпне кичергән, зур ихтирамга лаек өлкәннәр, чөкердәшә- чөкердәшә, кайнар чәйләр эчеп, тәмле сыйлы мул табын артында сыйлана-сыйлана, күңелле концерт карадылар. Аларга «Сәйлән» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә, мәктәп укучылары да, мәдәният йортының үзешчән сәнгатьтә катнашучылары да берсеннән-берсе матур шигырьләрен, җыр-биюләрен тәкъдим иттеләр. Аннан соң ветераннарыбыз, рәхәтләнеп, үзләре дә бии-җырлый башладылар. Авылыбызның иң оста җырчылары һәм тыл ветераннары Рәшидә Мирсәитова, Әткәр Хәбибуллин, алдынгы колхозчылар Әминә Шәйдуллина, Венера Кәлимуллина, Фәнәдия Фәтхуллина, Хамис Харисов һәм Гөлфания Хафизова үзләренең чордашларына иң матур җырларын башкардылар. Бәйрәм кичәсендә тәбрикләү сүзләре белән авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәгыйтдинов, район Советы депутаты, район үзәк больницасының баш табибы Галим Сабирҗанов, җирлекнең ветераннар оешмасы җитәкчесе Самат Рәхимов, мәктәп директоры Сәлмән Әхмәтҗанов чыгыш ясадылар.

Өлкәннәребез, бу бәйрәмнән күп көч, энергия, аралашу сөенече алып, «Киләсе елны да очрашырга язсын!», - дия-дия, бер-берсенә изге теләкләр теләп, оештыручыларга рәхмәт әйтеп, кайтыр юлга кузгалдылар. Еллар имин булсын, табыннарда муллык булып, сәламәтлектә очрашырга насыйп булсын. Сез безгә бик кирәк, хөрмәтле өлкәннәребез, дип язды редакциябез почтасына Яңа Бүләк авылының мәдәният йорты режиссеры Дилбәр Гыймазетдинова.

Мусабай-Завод авыл җирлегендә, Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, бәйрәмнәр Кызыл Байрак авылында башланып китте. Өлкәннәребезне бәйрәмнәре белән авыл җирлеге башлыгы Фәридә Әгьләҗева котлады. Өлкәннәргә узган сайлауларда актив катнашулары өчен һәм бәйрәм табынын әзерләүгә ярдәм иткән иганәчеләргә рәхмәт әйтте. Бәйрәмдә катнашкан җирлек депутаты Гөлүсә Вәлиева, ветераннар советы рәисе Римма Ибәтуллиналар да өлкәннәрне котладылар, аларга саулык, күңел тынычлыгы теләделәр. Бәйрәмгә килүчеләр, авылыбызның сәнгать осталары Сөмбел Зарипова, Дамир Фарухшин башкаруындагы моңлы җырларны тыңлый-тыңлый, мул ризыклы өстәл артында бер-берсенең хәлләрен сорашып, кайнар коймак һәм чәй белән сыйландылар. Ильмир Ямаловның бәйрәмгә кайтуы ямь өстенә ямь булды, бәйрәмебез тагын да җанланып китте. Ул апа-абыйларны биетте дә, җырлатты да. Төрле уен коралларында уйнап, бии-бии башкарган дәртле җырлары аша үзенең котлауларын да ирештерде. Өлкәннәребез бәйрәмнән алган хисләрдән берничә яшькә яшәреп, күтәренке рухта, бүгенгедәй матур очрашулар тагын да насыйп булсын дигән теләктә өйләренә таралыштылар.

Икенче көнне бәйрәм Мусабай-Завод авылында дәвам итте. Кичәне Рәхимә апа Гайниева дога укып башлап җибәрде. Авыл җирлеге башлыгы мәдәният йортына җыелган өлкәннәрне бәйрәмнәре белән ихлас котлады, куйган хезмәтләре һәм һәр җирдә актив булулары өчен рәхмәтләрен җиткерде.

Бәйрәмгә «Кояшкай» балалар бакчасы нәниләре, урта мәктәп укучылары һәм укытучылары бай эчтәлектәге концерт әзерләгәннәр иде. Оныклары башкарган җырлар, шигырьләр әби-бабайларның күңеленә хуш килде.

Өлкәннәр бәйрәме авылыбызның сәнгать осталары башкаруындагы берсеннән-берсе матур, дәртле, яңа җырлар белән дәвам итте. Ветеран укытучы Гөлнур Гатина, мәдәният йортында уздырыла торган чараларда һәрвакыт актив катнашучы Зәки Тәһәвиев, Нәзирә Зариповалар үзләре дә моңлы җырларын, шигырьләрен, изге теләкләрен бәйрәм сәламе итеп юлладылар, күңелле бәйрәм оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр. Бәйрәм ахырында өлкәннәребез дәртле көйләргә рәхәтләнеп биеп тә алдылар, дип хәбәр итте Мусабай-Завод авылының китапханә мөдире Гөлшат Салихова.

Күперле авылы клубында «Чәчләр чалланды, ләкин күңелләр картаймады» дип исемләнгән искиткеч күркәм бәйрәм оештырылды. Чарага килүче өлкәннәребезне бу көнне яшелчәләр һәм җиләк-җимешләрдән ясалган кызыклы әкият геройлары «каршы алды». Калиновка һәм Күперле авылларының яшь талантлары үзләренең иң матур җырларын һәм биюләрен хөрмәтле әби-бабайларына бүләк иттеләр. Соңыннан исә, бергәләшеп, чәй өстәле янында, хатирәләргә бирелеп, чәйләр эчтек, дип хәбәр иттеләр безгә Күперле авылыннан.

Ильбухтино авылы клубында «Күңелләрдә без һаман да яшь» дип исемләнгән матур бәйрәм оештырылды. Бу көнне мәдәният хезмәткәрләре әби-бабайларыбыз хөрмәтенә үзләренең иң матур җырларын, иң шәп биюләрен башкардылар. Арби Велидов гармунда уйнаган моңлы көйләр, шулай ук «Рябинушка» ансамбле үзешчәннәре башкаруындагы матур җырлар бер кешене дә битараф калдырмады. «Витамин» балалар бию коллективы дәртле биюләре белән өлкәннәрнең күңелләрен күтәрде. Моннан тыш яшьләр театр коллективы да котлаулардан читтә калмады. Бәйрәмебез үтә дә җылы мохиттә барды, әби-бабайлар рәхәтләнеп җырларга кушылып, күңел ачып утырдылар, дип хәбәр итте безгә Ильбухтино авылыннан Татьяна Епифанцева.

Өлкәннәр көне уңаеннан, Кнәз авылы мәдәният йортында Түбән Кама шәһәренең Туфан Миңнуллин исемендәге дәүләт татар драма театры артистлары чыгыш ясады. Алар бәйрәмгә килүчеләргә «Мин сине күрмим» дип исемләнгән спектакль тәкъдим иттеләр. Спектакль башланыр алдыннан, әби-бабайларны күркәм бәйрәм белән район мәдәният бүлеге башлыгы Алсу Җаббарова һәм Кнәз авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Александр Волков тәбрикләде. Һәрбер кешегә дә спектакль ошады, алар артистларны аягүрә басып алкышладылар, дип язды безгә Кнәз авылының мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

Өлкәннәрне «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре дә зурладылар. Үзәк белгечләре үткән елларда социаль хезмәт идарәсендә эшләгән хезмәт ветераннарын бәйрәм белән тәбрик иттеләр, өйләренә барып, күчтәнәчләр тапшырдылар. Күзкәй авыл җирлегенең социаль хезмәткәрләре З. Исламова, А. Сәләхетдинова, Ф. Кәрамова социаль хезмәткә мохтаҗ булган әбиләр өчен «Супер әби» дип аталган кичә уздырдылар. Түгәрәк өстәл артында әбиләр үзләренең бар осталыкларын күрсәттеләр: алар моңлы итеп җырлар башкардылар, сәнгатьле итеп шигырьләр укыдылар. Ә социаль хезмәткәр Альмира Сәләхетдинова, үз чиратында, әбиләрне юмористик сценка формасында үзенчәлекле итеп котлады. Өлкәннәребез әлеге чарадан бик канәгать калды. Моннан тыш Круглое Поле поселогының социаль хезмәткәре Ф. Зарипова IV сыйныф укучылары белән бергә үз өендә генә тәрбияләнә торган Мария Мосолова янына барды. Мария Семеновна укучыларга сугыштан соңгы еллар, ачлык-ялангачлык вакытлары турында сөйләде, фотосурәтләрен күрсәтте. Балалар исә, әбинең күңелен күрү максатыннан, җырлар җырладылар, шигырьләр укыдылар, бәетләр әйттеләр, дәртле биюләрен бүләк иттеләр, дип хәбәр иттеләр «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән.

Сүз уңаеннан, мондый бәйрәмнәр Борды, Сәмәкәй, Биклән авылларында да үткәрелде. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, уздырылган бәйрәмнәрдән башка фотоларны сез «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев