Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әби-бабайлар үткәрелгән бәйрәм чараларыннан канәгать калдылар

Комсомолец поселогында өлкәннәрне котлап, матур концерт программасы оештырылган иде. Үткәрелгән бәйрәм чарасында әби-бабайларны район мәшгульлек үзәге җитәкчесе Татьяна Сиврюк, Комсомолец авыл җирлеге башлыгы Ольга Сурова һәм поселокның ветераннар советы рәисе Наҗия Вәлиева, шулай ук инвалидлар оешмасы рәисе Надежда Галицкая җылы тәбрикләделәр. Исәнлек-саулык, бәхет, имин көннәр теләделәр. Иң баштан җыелганнарны сәхнә...

Комсомолец поселогында өлкәннәрне котлап, матур концерт программасы оештырылган иде. Үткәрелгән бәйрәм чарасында әби-бабайларны район мәшгульлек үзәге җитәкчесе Татьяна Сиврюк, Комсомолец авыл җирлеге башлыгы Ольга Сурова һәм поселокның ветераннар советы рәисе Наҗия Вәлиева, шулай ук инвалидлар оешмасы рәисе Надежда Галицкая җылы тәбрикләделәр. Исәнлек-саулык, бәхет, имин көннәр теләделәр.

Иң баштан җыелганнарны сәхнә түреннән «Петушок» балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар котладылар. Өлкәннәр «Шоколад», «Киндер-сюрприз» вокал студияләре һәм «Веснушки» хореографик ансамбль чыгышларын алкышларга күмделәр. Изалия Вәлиуллина, Ангелина Исламова һәм Ләйсән Тимергалиева башкарган жырларга үзләре дә кушылып утырдылар. «Родник» җыр ансамбле чыгышы да бәйрәмебезне ямьләндереп җибәрде. Өлкәннәребезнең күңелләре булды, рәхәтләнеп ял итеп утырдылар, дип хәбәр итә Комсомолец поселогының «Браво» арт-үзәге директоры Анна Шәрифҗанова.

Олы Шилнә авылында өлкәннәр өчен «Без сезне чиксез хөрмәт итәбез» дип исемләнгән концерт программасы оештырылды.

Бу көнне сәхнә түреннән «Росинка» рус җырлары һәм «Сударушка» халык фольклор ансамбльләре чыгыш ясадылар. Өлкәннәребез Арби Велидов, Регина Богомолова чыгышларын бик җылы кабул иттеләр, аларны алкышларга күмделәр. Тәмле чәй өстәле әзерләргә булышкан, концерт номерлары белән өлкәннәребезнең күңелләрен күргән һәрбер кешегә олы рәхмәтебезне әйтәбез. Өлкәннәребезнең бик күңелләре булды. Алга таба да ярдәмләшеп, бергә-бергә исән-имин яшик, дип язалар безгә Олы Шилнә авылыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев