Бүген Тукай районы «Якты юл» газетасының 6000 нче саны чыкты
«Якты юл» («Светлый путь») газетасының беренче саны 1976 елның 30 августында дөнья күрде. Тукай районында чыгучы «Якты юл» газетасы бүген 6000 нче санын чыгарды. Шушы түгәрәк сан уңаеннан редакция хезмәткәрләре ачык ишекләр көне уздыра. Газетада алдан хәбәр итеп, үзен газетаның дусты дип санаган һәр кешене кунакка чакырды һәм үзләре өчен...
«Якты юл» («Светлый путь») газетасының беренче саны 1976 елның 30 августында дөнья күрде.
Тукай районында чыгучы «Якты юл» газетасы бүген 6000 нче санын чыгарды. Шушы түгәрәк сан уңаеннан редакция хезмәткәрләре ачык ишекләр көне уздыра. Газетада алдан хәбәр итеп, үзен газетаның дусты дип санаган һәр кешене кунакка чакырды һәм үзләре өчен истәлекле булган газета нөсхәләрен редакциягә алып килүләрен сорады. Колыш авылыннан Фатыйма Абдуллина газетада басылып чыккан беренче мәкаләсен алып килгән. Хат ташучы булып эшләгән Фатыйма апа 2001 елда иң күп газета-журналлар алдыручы гаиләләр турында язып чыккан. Биклән авылы җирлеге ветераннар һәм инвалидлар советы рәисе Асия Фазуллина исә авылдашлары турындагы язмаларны кисеп аерым бер папкага туплап бара. Һәр материалның кайсы елда чыкканын әйтеп, үзеннән дә бик кызыклы мәгълүматлар җиткерде. Иң иске санны редакциягә Зөфәр Дәүләтшин алып килде. Аның Иске Абдул тарихы турында язган мәкаләсе 1987 елда - моннан 30 ел элек дөнья күргән. Бәтке авылыннан җирле шагыйрә, бик күп популяр җырлар шигыре авторы Рәзинә Сәетгәрәева, күчтәнәчкә дип, бүген иртән генә "Якты юл" газетасына багышлап язылган шигырен алып килгән.
Редакциягә әле һаман тугры дуслар - әбунәчеләр килә тора. Аларның һәрберсе үз истәлекләре белән уртаклаша, газета хезмәткәрләре белән якыннан танышып, матур теләкләр җиткерә. Килгән һәр укучыга редакция 6000 нче сан уңаеннан газета логотипы төшерелгән каләм белән блокнотлар бүләк итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев