Безгә халык ышанды
Тукай районының алты авылын һәм поселогын берләштергән Кече Шилнә авыл җирлеге башкалардан аерылып тора. Халык саны буенча ул районда гына түгел, республикада иң эре җирлекләрнең берсе. Анда бүген 13-15 мең кеше яши. Бу үзе бер район үзәге дигән сүз. Икенчедән, бу ярты миллионлы Яр Чаллы шәһәренә иң якын урнашкан җирлек. Күпләгән проблемалары булган әлеге зур җирлекне җитәкләү эшен 2018 елның җәендә Кече Шилнә мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы – 25 яшьлек Гадел Даутовка ышанып тапшырдылар. Вакыт әлеге карарның уңышлы булуын күрсәтте. Ел ярым эчендә яңа җитәкче халык ышанычын яулый алды, район җитәкчелеге белән берлектә көн кадагындагы күп мәсьәләләрне чишүгә иреште. Җирлектә яшәүчеләр моны бәяләде, район башлыгы Фаил Камаев белән Гадел Даутовны рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Нинди конкрет эшләр халыкны җирле хакимияткә йөз белән борылырга этәрде, җирлек бүген нинди планнар белән яши. Әңгәмә шул хакта.
– Гадел Гомәрович, яшь булуыгызга карамастан, Сез ничек шундый эре җирлекне җитәкләргә алындыгыз? Мондый эштә тәҗрибәгез дә булмаган бит...
– Әйе, тәҗрибәм юк иде. Ләкин, шулай да, район башлыгы Фаил Камаевның тәкъдимен кабул иттем. Хәтерлим әле, бер ай эшләгәч, бу минем урыным түгел дип, китәргә дә уйладым, ләкин, бәхеткә, бу авыр чорны җиңеп чыга алдым. Бик кыен булды. Җирлек бик зур. Аның составына Кече Шилнә, Олы Шилнә, Белоус, Ильичевка, Ильбухтино, Опушка җирле пунктлары керә. Хәзерге вакытта бездә 4,5 мең кеше теркәлгән, ә чынлыкта өч тапкыр күбрәк халык яши. Шәһәрдән күчеп кайтучылар исәбенә төзелеш арта, территория көннән-көн киңәя. Ә юллар салырга, су белән тәэмин итәргә, газлаштырырга өлгереп булмый. Һәм халык моннан канәгать түгел, билгеле.
– Җирлектәге иң авырткан урыннарны ничек өйрәндегез?
– Мөгаен, өч-дүрт ай эшләгәннән соңдыр. Ул вакытта без Фаил Мисбахович белән бергәләп 17-18 тапкыр халык белән очрашулар үткәрдек. Һәр авылда, һәр микрорайонда булдык. Территорияләрдә йөргәндә халыкны борчыган барлык проблемаларны белдек, нәрсәдән канәгатьсез булуларын аңладык. Кешеләр үзләренә яшәргә комачаулый торган хәлләр турында турыдан-туры сөйләделәр, эмоцияләрен дә яшермәделәр. Яңа гына эшкә керешкән җитәкче буларак, Фаил Мисбаховичның да бу очрашуларга килүе минем өчен зур ярдәм булды. Ул һәркемне игътибар белән тыңлап, җирлекне үстерү буенча планнары белән бүлеште. Очрашуларда халыкны бик күп мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итә торган үзара салым программасында катнашырга үгетли алдык. 2014 елдан бирле эшләүче бу программада, ниһаять, 2018 елда без дә беренче мәртәбә катнаштык. Быел барлык планлаштырылган эшләрне башкардык, шулай итеп көн кадагындагы шактый проблемалар хәл ителде. Бу хәзер җыеннарда халыкның үзен ничек тотуыннан да күренә. Элек очрашулар бик тавышлы уза иде, хәзер исә күпкә тыныч.
– Конкрет нәрсәләр эшләнде?
– Быел үзара салым акчасына биш җирле пунктта биш балалар мәйданчыгы төзелде, 2 километрдан артык озынлыкта юллар салынды һәм ремонтланды. Таш һәм ком түшәргәме, бетон яки асфальт салыргамы – халык боларны үзе хәл итте. Әйтик, Олы Шилнәнең Манхэттен микрорайонында Орхидейная урамына асфальт салынды, Васильковая урамына керү урыны төзекләндерелде, Виноградная урамына бетон җәелде. Барлык эшләрне шунда яшәүчеләр контрольдә тотты. Әйтергә кирәк, референдумда халыкның 97 проценты катнашты. 1әр мең сум акча җыярга карар ителде. Нәтиҗәдә 3,5 млн сум акча тупланды. Өстәмә финанслауны да кушып, барлыгы 16,6 млн сум акча булды. Юллар ремонтлаудан тыш, без бу акчадан урам баганаларына светодиод лампалар белән 450 яктырткыч куйдык. Яңа микрорайоннар төзелә, аларда юллар да, яктырткычлар да юк. Халык иң проблемалы участокларда урам утлары кую өчен үзе тавыш бирде. Шунысы да мөһим, бүген иске фонарьларны электр энергиясен газ тотучы яктырткычларга алыштыру бара.
– Мондый эшләрдән соң халыкның үзара салым программасына карашы үзгәрдеме?
– Әлбәттә, кешеләр эшнең нәтиҗәсен күрде. Без бу программада катнашуыбызны быел да дәвам итәбез. 1 декабрьдә узган референдумга халык актив килде. Узган елдагыча, 1әр мең сум акча җыярга карар иттек. Акча, үткән елдагыча, балалар мәйданчыклары төзүгә, юллар салуга һәм ремонтлауга, урамнарны яктыртуга тотылачак. Аерым алганда, акчаны Кече Шилнәдә җәмәгать урыннарын тәртипкә китерү, Белоуста балалар мәйданчыгын, Ильбухтинода паркны төзекләндерү максатына юнәлтергә уйлыйбыз. Республикакүләм «Безнең ишегалды» программасында да катнашачакбыз. Ләкин монда тагын бер проблема белән очраштык. Күпфатирлы йорт яннарын төзекләндерүгә алар каршындагы законсыз төзелгән, муниципаль җирләрдә урнашкан гаражлар, мунчалар, хуҗалык биналары комачаулый. Хәзер аларны сүтәргә туры киләчәк. Без инде халык белән очрашулар үткәрдек, аңлау бар. Биредә яшәүчеләргә әлеге объектларны кайда күчереп булачагы турында әйтеләчәк.
– Инициатив төркемнең район башлыгына һәм Сезгә рәхмәт хатлары тапшыруын ничек кабул иттегез?
– Бу – кешеләрнең безнең хезмәтне күрүе һәм хакимияткә йөз белән борылуы дигән сүз. Чыннан да, районбезнең җирлеккә гаять зур ярдәм итә. Узган ел, мисал өчен, РИТЭК АҖнең финанс ярдәме тулысы белән безнең җирлектә тотылды. 16 млн сумга Кече Шилнәнең авария хәлендәге балалар бакчасын капиталь төзекләндердек. 26 млн сумга «Восточный» микрорайонында юл ясадык. Бездә Олы Шилнәнең актив төзелеш бара торган бер өлеше – Зарековка торак массивы бар. Ул әле бүгенге көндә юлсыз. Кешеләр бакчачылык ширкәтләрен 3-4 километр әйләнеп йөрергә мәҗбүрләр. Быел, район җитәкчелеге ярдәме белән, республика хөкүмәте безнең җирлеккә 130 млн сум акча бүлде. Бу Шилнә елгасы аша күпер салуга һәм әлеге микрорайонга керү юлы төзүгә тотылачак. Әлеге проект киләсе елның җәй ахырына тәмамланырга тиеш. 2018 елда шулай ук «Түбән Кама» милли паркының Белоус поселогына илтә торган юлы ремонтланды. Бу максатка республикадан 60 млн сумнан артык акча бүленде.
– Шилнә елгасының агым юнәлешен үзгәртү һәм чистарту проекты буенча моңа кадәр кызу бәхәсләр барды. Бу эшләр бүгенге көндә ни дәрәҗәдә актуаль?
– Әлеге проблема халыкны күптәннән борчый. Язын Зарековканың елгага якын урнашкан йортларын су баса. Халык чара күрүне сорый. Бүген елга суын корыган агачлардан, үләннәрдән чистарту проекты әзерләнә. Елга агымы кискен борылган урыннарда бу агачлар тыгыла, суга агып китәргә мөмкинлек бирми, шуңа күрә су якындагы йортларга керә. «Татмелиорация» ТК җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте белгечләре мондый урыннарда су агу юлын киңәйтергә һәм турайтырга дигән нәтиҗәгә килделәр. Бу эшне берничә урында башкарырга кирәк. Моңа карамастан, елга агымы элеккечә калачак.
– Бүген Сезне җирлекнең нинди проблемалары аеруча борчый? Тагын нинди эшләр башкарасы бар? Төп максатыгыз нинди?
– Мин халыкның кискен проблемалары булмавын, территориянең төзек, инфраструктураның камил булуын, халыкның тыныч һәм уңайлы шартларда яшәвен телим. Моның өчен эшләргә дә эшләргә әле. Бездә бит авыллар һәм поселоклар эчендәге юлларның озынлыгы гына да 200 километрга җитә. Аларның күпчелек өлеше начар хәлдә. Икенче зур проблема – су белән тәэмин итү. Барлык территориянең 80 процентында сыйфатлы су юк. Артезиан суының сыйфаты нык аксый.
Район башлыгы Фаил Камаев 2018 елда безнең барлык территорияне, шуңа өстәп, Әҗмәкәй, Калмаш җирле пунктларын да «Челныводоканал» ҖЧҖдән су белән тәэмин итү турында карар кабул итте. Быел Белоус поселогына су кертү проекты төгәлләнә. Бу югары көчәнешле магистраль булачак. Ул Ильбухтино, Олы Шилнә һәм Кече Шилнәдән ерак булмаган урыннан үтәчәк. Җирле пунктларны әлеге магистральгә тоташтырырга кирәк булачак. Бу Тукай районы өчен гаять зур эш. Су трассасы югары көчәнешле газүткәргеч белән рәттән бара. Безнең җирле пунктлар 40-50 процентка гына газлаштырылган. Быел су белән тәэмин итү проекты төгәлләнә, тиздән аны гамәлгә ашыру башлана. Параллель рәвештә районны газлаштыру бара. Тукай районы – газлаштыру буенча аерым программа эшләнгән сирәк районнарның берсе.
Шулай ук иң төп һәм иң перспективалы юнәлешләрнең берсе – Олы Шилнәдә иҗтимагый-эшлекле үзәк булдыру. Моның өчен җирлекнең генераль планына үзгәрешләр кертергә әзерләнәбез. 25 гектардан артыграк мәйданда мәктәп, балалар бакчасы, сәүдә үзәге һәм спорт корылмалары төзү планлаштырыла. Әлеге чаралар кысаларында 2021 елда нәкъ менә шушы территориядә балалар бакчасы төзи башлау көтелә.
Безнең авыл җирлегенә шулай ук 29 бакчачылык ширкәте керә. Бу гаять зур территорияләр. Күпчелек ширкәтләрдә кешеләр ел дәвамында яшиләр. Иң эре ширкәтләрнең берсе – «Дизелист». Анда 4 меңнән артык участок бар. Бакчачылык ширкәтләренең шулай ук үз программалары эшли. Аларга районның да ярдәме бар. Мисал өчен, район ширкәткә керү юлларын ремонтлауда булыша. Узган ел берничә ширкәт республика программасында катнашып, территорияне төзекләндерү өчен 10-15әр млн сум акча алды. Киләсе 2020 елда «Нектар» һәм «Орбита» бакчачылык ширкәтләренә керү юлларын төзекләндерергә ниятлибез.
– Эшегез үзегезгә ошыймы? Гаиләгез моңа ничек карый?
– Эшем миңа ошый. Һәрдаим яңа бурычларны хәл итәргә, яңа максатлар куярга, яңа юнәлешләр эзләргә кирәк. Фаил Мисбахович бездән һәр кешенең проблемасын белүебезне таләп итә һәм шундый булырга өйрәтә. Моның өчен халык белән ешрак очрашырга, аларның фикерләрен тыңлап, приоритетлар билгеләргә кирәк. Бу проблемаларны алдан күрергә, конфликтлы ситуацияләр тудырмаска ярдәм итә. Минемчә, җирлек башлыгының бурычы да шул. Минем тик торырга вакытым юк, документлар белән кабинетта яки кич белән, я булмаса ял көннәрендә эшлим. Сүз уңаеннан, ел ярым эчендә минем ял көннәрем булмады диярлек. Хезмәтемне аңлаганнары өчен тормыш иптәшемә һәм әти-әниемә зур рәхмәтлемен. Шунысы гына кызганыч, улыма игътибарымны тулысынча бирә алмыйм. Аңа хәзер яшь ярым. Мин өйгә кайтканда ул инде йоклаган була.
Илиса Ганиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев