Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бездә – Диңгезче көне

Князево авыл җирлегендә су астында хезмәт итүче моряклар көненә багышланган матур чара үтте. Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәмгә балаларны чакырды. Алар мәктәп укучыларына Россиядә су асты флоты оешу тарихы, беренче су асты көймәләре, анда хезмәт иткән морякларның батырлыклары турында сөйләделәр. 

Аннары уен программасы башланды. Балалар ике командага бүленеп, батыр капитаннар җитәкчелегендә «су асты дөньясына» киттеләр. Алар төрле «утрауларда» булдылар, күп могҗизаларга юлыктылар. Балалар туктаган беренче утрау «Диңгез соравы» дип атала иде. Чын матрос булу өчен балаларга диңгез тематикасы буенча сорауларга җавап эзләргә, табышмаклар чишәргә туры килде. Аннары инде командалар физик көчләрен сынады, спорт уеннарында ярышты. 
«Диңгез» буйлап сәяхәт балаларга моряк хезмәтен күзалларга мөмкинлек бирде, онытылмас тәэсирләр калдырды. 

Тамара Тузеева, мәдәният йорты директоры.
/ Фото Тамара Тузеевадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев