Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ә бездә Бал спасы!

Август – елның иң ризыклы ае. Бөтен халык яраткан һәм көтеп алган Спас бәйрәмнәрен дә шушы айда билгеләп үтәләр. Беренче Спас – Бал спасы. Бу бәйрәмне Кнәз мәдәният йортында да бик күңелле итеп уздырдык. Күңелле генә түгел, тәмле һәм баллы бәйрәм дә булды ул.

Бал Спасы җәй тәмамлану, салкыннар һәм яңгырлар башлану, күчмә кошларның җылы якларга оча башлавы белән билгеләнгән. Бу көннәрдә елның соңгы балын җыеп, барлык үтеп баручыларны сыйлаганнар. Аеруча ярлыларны һәм үсмер балаларны рәнҗетү гөнаһ саналган. 
Бәйрәмгә килүчеләр балның файдалы якларын ачыкладылар, дәвалау сәләте турында белделәр. Кунаклар шулай ук бал темасына төрле конкурсларда катнаштылар, мәкаль-әйтемнәр эзләделәр. Өлкәннәр һәм балалар халык уеннарында катнаштылар, җырлар җырладылар, такмаклар әйттеләр, биеделәр. Шулай ук рәсемнәр күргәзмәсе дә оештырылды. Кунакларга бал корты сурәтләнгән эмблема да тараттык. 
Уен программасыннан соң кунаклар берсеннән-берсе татлы бал белән чәй эчтеләр. Табында юкә балы, чәчәк балы, карабодай балы бар иде. Балалар үзара елмаешып, коймакларын балга манып, рәхәтләнеп сыйландылар. Коймакларны Әнүзә Нәбиуллина һәм Рабига Акмалова пешергәннәр иде. 

Тамара ТУЗЕЕВА, 
мәдәният йорты директоры.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев