Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Без кабызган утлар якты янар!

Элекке укучыларың: «Кадерле укытучым! Сезне бәйрәм белән котлыйм....» дип тәбрик итсә; вакыт-вакыт хәл-әхвәл сорап шалтыратса; очраганда елмаеп каршыңа килсә һәм ихластан кочаклап алса... Болар – педагог буларак горурлык хисләре уятучы, һөнәреңне дөрес сайлавыңны раслый торган гамәлләр. Мөкәррәмә белән Наил Таҗиевлар игелекле эш-гамәлләре, ихласлыклары белән халык арасында абруй казанган – җирдә якты эзләр салып калдырган мөгаллим-мөгаллимә булып райондашларыбыз хәтерендә сакланалар.

Таулы Дөреш авылында яшәүче Розалия Наил кызы Фәритова мактаулы исемнәргә кызыкмаган, дан-шөһрәт артыннан кумаган, халык арасында абруй казанган әти-әнисе хакында горурланып сөйли. Йөзендә – якты сагыш, сагыну чагыла.

Иң олы вазыйфа

Розалия ханым: «Әнием безгә – ике кызына һәрвакытта да “Ир белән яшәү – зур сәнгать”, – дип әйтә иде. Балага вәгазь уку, киңәш бирү кирәк. Ә иң үтемле тәрбия чарасы – үз үрнәгең. Әти-әни безне үз үрнәкләре белән тәрбияләде. Равил абыем: “Эшемдә, тормышымда әтинең киңәшләрен тотып яшим. Болай эшләсәм әти нәрсә дип әйтер иде икән? дигән сорауны еш кына үз алдыма куям. Бу үзенә күрә хисап шикелле. Менә шул имтихан эшемне уңышлы башкару, кешеләр белән яхшы мөгамәлә кылуда гомер буе ярдәм итә”, – дип  әти-әнинең бала тәрбияләүгә кагылышлы эш-гамәлләрен, тормыш-яшәешкә карата булган фикерләрен сагынып искә ала. Әти искиткеч гадел кеше булды ки, сөйләсәң, хәзерге заман кешесе ышанмаска да мөмкин. Әти күпчелек мәктәп директоры вазыйфасын башкарды. Төрле җирлектә колхоз рәисе булып эшләргә дә туры килде. Шул чорда келәттә кош-кортка җим салырга он ише нәрсә булмады. Бөтен нәрсәне үлчәп, микъдарлап сатып ала идек. Әти таләпчән, гадел җитәкче булды. Ул – мәктәп директоры буларак, эш урынында әнигә дә хезмәттәше итеп карады. Бу хакта, хәтта ки, Сарманда яшәгәндә район газетасында кызыклы гына мәкалә дә дөнья күргән иде. Әни өчен әти мәктәптә – җитәкче, өйдә – ир һәм балаларының әтисе булды. Ир белән яшәү – зур сәнгать! Бу фикер белән бик тә килешәм. Балалар, туганнар, халык алдында эш-гамәлең, сүзең белән ирнең дәрәҗәсен төшерергә ярамый. Киресенчә, аңа таяныч-терәк булырга кирәк. Шул вакытта үзең дә хөрмәткә лаек буласың. Кеше яши-яши генә менә шуларга төшенә. Ә инде төпле киңәш бирүчең, зирәк әниең булганда тормыш итү җиңелрәк. Бу артистлану, маска киеп үз йөзеңне яшерү дигән мәгънәне аңлатмый. Гаиләдә үз ролеңне дөрес башкаруны күздә тотыла. Кияүгә чыккач: ир хатыны буларак үз урыныңны, үз гамәлеңне дөрес итеп башкарырга; килен буларак ата-ана хакын хакларга; ана булгач – иртәсе-киче һәм ял көннәре булмаган тәрбияче булырга, кыскасы урынын һәм вакытын белеп ягымлы һәм кырыс-таләпчән ана булуны аңлата дип уйлыйм. Әнә шул рәвешле рольгә керергә һәм гомер буе аны уңышлы башкарырга туры килә. Шушы саваплы һәм җаваплы вазыйфалар өстенә һөнәри эшең килеп кушыла. Әни – остазым. Алабуга педагогия инстиутында алган белемгә әни биргән киңәшләр бик кирәк булды. “Кызым, укучыңның әти-әнисе белән аралашканда баласының тискәре сыйфатларын сөйләүдән башлама. Әңгәмә барышында җайлап кына нәсыйхәтеңне ирештер. Ата-ана өчен бала, нинди генә булмасын, бик кадерле. Шуңа һәрчак кеше күңеленә сак кара” дип әйтә иде. Әти исә, гомеренең соңгы сәгате сукканда да безгә үгет-нәсыйхәтен әйтте, кешеләр белән яхшы мөгамәлә кылырга кушты. Төн уртасында, әни шалтыратып әтинең тиз генә җыенып авылга кайтырга кушуын әйтте. Җыелышып кайттык. Әти ап-ачык итеп, төпле итеп вәгазен укыды, иртәнге тугызда риза-бәхиллеген биреп, тыныч күңел белән Ахирәткә күчте», – дип моннан бик күп дистә еллар элек булган вакыйганы сөйли.  

Саргайган хатларда – күңел җылысы

«Әти хатлары – педагогия, әдәп-әхлак буенча язылган том-том фәнни хезмәтләрне алыштырырлык. Армия сафларында хезмәт иткәндә әнигә язган мәктүпләрен укып күңел нечкәрә. Купшылык, ясалмалылыкның “исе” дә юк. Ихластан язылган хатларда – җан җылысы, олы мәхәббәт хисләре ташып тора. Равил абыем армиядә хезмәт иткәндә аңа юллаган хатлары үзе олы дәрес»,  – ди Розалия ханым. Хатлар... Таҗиевлар архивында аларның төрлесе бар.

Мәдәниятебез күгендә балкучы йолдыз – халык җырчысы Зөһрә Сәхәбиеваның олы сәхнә түренә сукмагы Иске Дөреш авыл мәктәбеннән башланган. Укытучылар, мәдәният өлкәсендә хезмәт куючылар, авыл халкы белән көзге ачы җилләрдә, буранлы кышларда кузовка эскәмияләр куеп, күрше район авылларына спектакль күрсәтергә, концерт куярга барулар!.. Ул чордагы салкын клубларда тамашачыны моңлы җырлары белән җылыткан Зөһрәне халык аягүрә алкышлый торган була. Салих-Тукай авылында туып-үскән, Иске Дөреш мәктәбендә белем алган Зөһрә Сәхәбиева яраткан мөгаллименә – Мөкәррәмә апага сагыну-сагыш тулы хатларын юллый. «Хөрмәтле Мөкәррәмә апа! Сез укытучыларның шәфкатьлесе, нечкә күңеллесе, моңлы күңеллесе, безне сагынып, яратып яши торганы... Еллар узу белән ихластан “укытучым!” дип әйтә торганып берничә генә кала, кадерле кешең булып күңелендә тора. Сез минем тормышымда әнә шундый ике-өч бөртек кенә укытучыларның берсе, Мөкәррәмә апа...» Зөһрә-йолдыз белән концерт куеп йөргән чакларның истәлеге булып фото саклана. “Үзешчәннәр концерты белән Сарманга барырга әзерләндек. Алда – клуб мөдире Асма апа. Арада – булачак танылган җырчы Зөһрә Сәхәбиева да бар” дип фотосурәт артына язылган. Әйе, хатирәләр алар, төрле-төрле. Аларда сагыну-сагыш та, горурлык та... 

Гаилә архивында армия сафларында хезмәт итүче солдатларның җылы итеп язылган хатлары да саклана. Моннан кырык өч ел элек – 1980 нче елда язылган хаттан өзек. Аны Германиядә хезмәт итүче элекке укучысы Айдар Хәбибуллин язган: «... Хөрмәтле укытучым Мөкәррәмә апа! Тормышта кешеләрне дуслаштырган хәлләр күп була дип әйтә торган идегез. Армиядә хезмәт итү шуңа мисалдыр инде. Минем рус, чечен, грузин, украин дусларым бар. Якташ егетләр исә бөтенләй туганым кебек. Без бер подразделениедә унбиш егет. Буш вакытларда гражданкадагы вакыйгалар турында гәп корабыз. Мин исә күбрәк мәктәп елларын, сезнең белән бергә булган вакыйгаларны сөйлим. Сезнең һәр киңәшегез монда искә төшә һәм миңа көч бирә... »

Туган җир, милләт, гаилә тарихын чагылдыручы фотолар, хатлар кадерле ядкарь булып нәсел дәвамчысы Равил Наил улында саклана. Яңа Бүләк җидееллык мәктәбендә 1951 енче елда төшерелгән фото аеруча кадерле. Әнә шул елны институт тәмамлап килгән Мөкәррәмә Миннехан кызын җиденче класс җитәкчесе итеп куялар. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укучылар көтеп ала торган була. Яшь укытучы дәрес бирүче булып кына калмый, ул – оста оештыручы буларак та коллектив һәм авыл халкы арасында абруй казана. Бәйрәм кичәләре үткәрү, төрле чаралар  оештыру, спектакльләр кую дисеңме.  Ә инде концерт куйсалар! Илһаметдин атлы яшүсмернең җырын, хәтта ки, сайрар кошлар тын алмыйча тыңлый, тамашачы дөньясын оныта. Илһаметдин җырын тәмамлый, ә халык “һушына килә алмый”. Шул чагында Мөкәррәмә югалып калмый – кул чаба, инде тамашачы да исенә килә һәм Илһам Шакировны алкышларга күмә. Шул еллар истәлеге – укучылар һәм педколлектив күмәк төшкән фотосурәт тә саклана. Әнә, алгы рәттә, сулдан беренче булып Илһаметдин утыра. Аның беренче тапкыр фотога төшүе. Милли горурлыгыбыз, халык җырчысы Илһам Шакиров өчен меңләгән фотолар арасында иң кадерлесе, иң истәлеклесе әнә шул фото булуы хакында укытучысы белән очрашканда әйтә ул. «Илһам өченче партада, әрәмәгә караган тәрәзә кырында утыра иде. Ятим булгангамы, бик тә уйчан, үзенә бикләнгән бала кебек күренә иде...» дип искә ала торган була Мөкәррәмә Таҗиева.

Мөгаллим – коеп куйган педагог һәм...

Теләнче Тамакта туып-үскән Мөкәррәмә Алабуга укытучылар институтын тәмамлагач Яңа Бүләк авыл мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып хезмәт юлын башлый. Сарман районы Шыгай авылы егете Наил Таҗи улы Яңа Бүләктә геоография укыта. Җәннәт почмагына тиң авылда – Яңа Бүләктә Мөкәррәмә белән Наилгә язмыш зур бүләк әзерләгән – бер-берсен яраткан мөгаллимнәр гаилә коралар. Ул елларда мөгаллимнәрне төрле авыл мәктәпләренә эшләргә күчерү гадәти хәл була. Таҗиевлар да иңне иңгә куеп Яңа Бүләк, Иске Дөреш, Октябрь Бүләге, Сарман районының Карашай-Саклау, Саклаубаш, Шәрләрәмә авылларында халыкка аң-белем бирәләр. Гуманизм, шәфкатьлелекне яшәү рәвеше иткән Наил Таҗиев директор буларак коллегаларына: «Начар укый дип баланы кимсетмәгез, рухын сындырмагыз. Укучыны класстан класска күчермичә утыртып калдырмагыз. Иң мөһиме – укучы әдәпле-әхлаклы, намуслы кеше булсын. Менә күрерсез, аңардан бер дигән хезмәт иясе чыгачак», – дип баланың чын кеше буларак формалашуында мәктәп чорының зур әһәмияткә ия булуына һәрвакыт басым ясавы белән байтак баланың психологик яктан сәламәтлеген саклауда зур өлеш керткән мөхтәрәм педагог буларак та ата-аналар арасында хөрмәт казана.

Мөкәррәмә Миннехан кызы белән Наил Таҗи улы Таҗиевлар мәктәптә эшләгән чорда мөгаллим коеп куйган педагог булу белән беррәттән: агитатор, лектор, артист, урыны һәм вакыты белән колхозчы,  хәтта ки, гаилә психологы да иде. Гаиләдә табак-савыт шалтыраган очракларда авыл хатын-кызы: “апа, абый” дип киңәш сорап Таҗиевларга килә. Димәк алар сер саклый белү, гайбәт сөйләмәү  кебек асыл сыйфатларга да ия булганнар.

Какшамаслык туганлык җепләре

Туганлык җебенең нык һәм сыйфатлы булуы гаиләдә алган тәрбия белән дә бәйле. Розалия ханым: «Әз генә күрешми торсак Равил абыем: “И-й, сеңелем, сагынып беттем үзеңне!” – дип кочаклап ала. Өчебезнең дә тылыбыз нык: абыем – хатыннан, Резеда апам белән мин –  ирдән уңдык. Кызларыбыз Рәмилә белән Регина – үз гаиләләре белән яшиләр, кияүләребез – гаилә җанлы, тәрбияле кешеләр. Гомумән, без – нәсел-нәсәпне барлап, шатлык-сөенечне бүлешеп, борчу булса – уртаклашып, кулдан килгәнчә бер-беребезгә ярдәм итеп яшибез. Әти-әни кебек үк без дә үз төбәгебездә хезмәт куйдык. Равил абыем Тукай районы «Сельхозтехника»сы генераль директоры булып озак еллар хезмәт куйды. Аннары  Чаллы-Бройлер» фабрикасында баш инженер булып, хатыны Розалия дә шунда ук ветеринар булып эшләделәр. Ирем –  Ришад Фәритов озак еллар Яр Чаллыда заводта, аннары Тукай районы “Сельхозтехника”сында эшләп лаеклы ялга чыкты. Ереванда үскән егет ул. Өйләнешкәндә бер авыз сүз татарча белми иде. Аны саф татарча сөйләшергә өйрәттек. Әти география укытса да, Ришадны татарчага өйрәтүдә күбрәк өлеш кертте. Тормыш итү, йорт һәм каралты-кура эшләренә дә ирем әтидән өйрәнде. Шушы йортны, барлык ярдәмче биналарны Ришад үз куллары белән төзеде. Югыйсә, хезмәт хакына яшәгән кеше өчен матди яктан бик авыр буласы иде», – ди Розалия ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев