Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Без гаиләбез белән бәхетле», – диләр Сәмәкәйдән Исламовлар, яки Бәхетле гаиләнең нигезендә нәрсә ята?

Үз күңеле, үз гамәлләре белән тирә яктагыларга үрнәк, якыннарының шатлык-куанычы, таянычы булган сокланырлык кешеләр бик күп Тукай районында. Репортаж әзерләргә дип берәр авылга юл тотсак, авыл җирлеге башлыклары, клуб мөдирләре белән элемтәгә кереп, без нәкъ шундый гаиләләрне барлыйбыз. Бер уңайдан алар белән дә сөйләшеп, аларның да тормышын газета битләрендә яктыртып,...

Алар Түбән Кама шәһәрендә гомер иткәннәр. Роберт Исламов Татарстан Республикасының атказанган химигы, заводта эшләгән. Халисә апаның һөнәри юлы исә хисапчы эше белән бәйле. 2013 елда алар туган якларына - Сәмәкәйгә кайталар.

- Авылыбызда бер генә чара да - зур бәйрәмме ул, кечкенә генә очрашумы, берсе дә алардан башка узмый. Сәхнәдә берсе баянда уйный, берсе җырлый, тормышта да бер-берсенең ике канаты булып яшиләр, - диде Әлфирә Әмировна.

Чыннан да, Халисә апа белән Роберт абый Исламовлар, халык телендә әйтсәк, чөкердәшеп яшәүче гаилә. Ишегалларына керү белән үк әкият дөньясына чумасың - капка турыннан алып сарайларга кадәр үк тау сузылган, аның тирәсендә кардан төрле фигуралар ясалган, һәрберсе матур итеп буялган.

- Оныкларыбыз өчен ясадык. Бик яраталар әби белән бабай янына кайтырга. Тавыннан үзебез дә шуабыз әле, - ди Халисә апа.

Өйләрендә исә иң беренче күзгә ташланганы - музыка ачкычы чигелгән япма капланып куелган баян булды. Роберт абый да, Халисә апа да җыр-моңга гашыйк музыкаль кешеләр. Тумышлары белән икесе дә Тукай районыннан. Гаилә башлыгы шушы Сәмәкәй егете, хуҗабикә - Югары Байлардан.

- Без 12 бала үстек, бүгенге көндә уныбыз исән. Барыбыз да иҗади кешеләр - кемдер җырлый, кемдер бии, кемдер гармунда уйный, - дип сөйли Халисә апа.

Югары Байлар авылында 2014 елда аларның гаилә концерты да узган. Шул уңайдан район газетасының 24 октябрь санында шушы гаиләгә багышланган зур гына мәкалә дә чыккан (сез аны безнең сайтыбыздан карый аласыз).

Ике яшь йөрәк Сәмәкәй авылында таныша. Халисә апа 16 яшендә кибеткә сатучы булып эшкә килгән була. Әлбәттә инде, авыл егетләре яшь, чибәр кызны игътибарсыз калдырмый.

- Клубка чыккач өч егет килеп җитте, минем белән каласыңмы, диләр болар. Үзләре өчесе дә кара плащ кигәннәр, - дип искә төшерә ул вакытларны Халисә апа.

Тик яшь кыз берсенә дә ачылып китми. Кичке уеннарда бик матур итеп гармунда уйнаучы егетне ошата, Роберт абый да матур итеп җырлаучы чибәр кызга битараф булмый. 8 мартта озата китә. Шулай аларның йөрәкләре гомерлеккә бер-берсенә бәйләнә. Роберт армиягә китә, ул вакытта әле хезмәт итүләр өч ел була. Халисә Казан шәһәренә укырга керә. Студент елларында да ул җырлавын дәвам итә, төрле авылларга концертлар белән чыгып китә торган булганнар. Ләкин бер генә егетне дә үзенә якын китермәгән.

- Кызлар башта чакыралар иде үзләре белән, соңыннан өйрәнделәр. Мин Робертны көттем, хат алышып тордык. Хатларны Робертның әтисе дә яза иде миңа. Ул Сәмәкәйдә тарих укыта иде, мәктәп директоры булды. Бик матур, бик «грамотно» яза иде хатларын. Аларны тулай торакта кызлар белән укый идек, - дип сөйли Халисә апа.

Мондый тугры яратуга көнләшүчеләр дә булган, әлбәттә. Кемдер, шаяртып, Халисә исеменнән Робертка хат язган. Имеш, аның икенче сөйгән кешесе бар, ул араларны өзә. Шуннан соң Роберт ашыгыч рәвештә әтисе белән элемтәгә керә: «Мондагы командирга әтисе авырды, тиз арада кайтып җитсен, дип хәбәр бирегез. Казанга кайтып Халисәне күрергә кирәк!» - дип ул бу сәер хатның очына үзе чыкмакчы була. Тик бу арада инде Халисәдән җавап килеп өлгерә: «Беркемем дә юк, ул хатны мин язмадым».

Шулай итеп, 1971 елны алар туй ясыйлар. Шунда Роберт абыйның әтисе Ислам Исламов яшь киленгә әйтеп куя: «Тәки үзебезнеке иттек бит сине!». Бианай белән биатай әни белән әти була, килен кеше исә үз кызлары була.

- Халисә кайда, без шунда, дия торганнар иде әти белән әни. Бик яраттылар мине, үзем дә алар өчен өзелеп тордым, аларны карадым, - ди Халисә апа.

25 ел алар бергә торалар. Роберт абыйның бертуган апасы Рита апа ялгыз була, авырып урын өстенә калгач, аны да үзләре янына Түбән Камага алып китәләр.

- Гәүдәгә зур иде ул, 107 килограмм. Ике ел, хәрәкәтләнә алмыйча, урында гына ятты. Шул елларда ябыгып беттем, тик тәрбияле булды Рита апа. Роберт белән икебез карадык, - ди Халисә апа.

Соңыннан Рита апаның йортына, төпләнергә дип, Сәмәкәйгә кайталар. Шуннан бирле алар авылның күрке булып, һәр бәйрәмнең бизәге булып яши бирәләр. Өч балалары, җиде оныклары бар. Шуларны каршы алып, шулар белән уйнап-көлеп, шулар белән хезмәт итеп тормыш итәләр. Өй артында зур бакчалары бар. Анда җиләк-җимеш агачлары, бакчаның арткы ягына наратлар утыртканнар. Һәркайда матурлык, хезмәт, тырышлык, пөхтәлек һәм күңел җылысы бөркелеп тора. Бакчаларында 21 төрле чәчәк үстерә Халисә апа.

- Шуларны ялгыш чукып бетерерләр дип тавык та асрамыйм, - дип шаяра Халисә апа. - Оныклар белән бергәләп карыйбыз бакчаны. Бергә чүп утыйбыз, җиләк җыябыз, соңыннан чистартабыз. Кышын исә үзләренең хезмәт җимешләреннән сыйланабыз.

Бакча эшләреннән арынып торган кышкы көннәрдә Халисә апа кул эшләре белән шөгыльләнә. Өйләре аның чиккән мендәрләре, япмалары, бәйләгән әйберләре белән тулы. Сәмәкәй авылы ансамбленең киемнәрен дә Халисә апа чигә. Аллы-гөлле милли бизәкле алъяпкычлар сәхнәдән балкып тора. Авыл мәдәният йорты мөдире Әлфирә Исхакова әйткәнчә, Сәмәкәйнең бу яктан алга киткәнен Тукай районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Алсу Җаббарова да билгеләп үткән.

- Алар нинди дә булса эшкә тотына икән, җаны-тәне белән бирелеп эшлиләр. Репертуар сайлаганда да Роберт абый Интернеттан үзе эзләп, үзе шул җырларны өйрәнеп, әллә нинди идеяләр тәкъдим итә. Тик менә, бәйрәмнән бәйрәмгә йөртә торгач, баяннары гына сафтан чыкты, - дип сөйли Әлфирә апа.

Район мәдәният бүлегеннән бер баян кайткан, тик уйнар өчен уңайлы түгел, ди Роберт абый. Шулай да баян уңайсыз дип кул кушырып утырмыйлар. Без Халисә апа белән сөйләшкән арада инде Роберт абый, ноутбук аша Интернетка кереп, хәзерге вакытта онытыла барган бик матур бер татар халык көен табып куйган. Шуны безгә дә тыңлатты.

Исламовларның бер бик матур гадәте бар. Алар авылдагы авырып ятучы, мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәләр.

- Беркем дә кушмады, беркем дә сорамады. Өйдә ризык пешкәндә әле берсенә, әле икенчесенә өлеш чыгарабыз. Кешегә бит күп кирәкми. Булганыннан өлеш чыгарганнан бездә ризык кимеми, ә ул кешенең, гәрчә керткән әйберебез әз генә булса да, күңеле була, кәефе күтәрелә. Киемнәр белән дә шулай булышабыз. Бәрәңге алышу, өй юышу кебек эшләрдә дә якыннарыбызга һәрчак ярдәм итәбез, - ди Халисә апа белән Роберт абый.

Халисә апаның телендә бик матур сүз бар - тәтәм дип сөйләшә ул. Акыллым, матурым дигән мәгънәдә. Аның шундый тәмле телле булуы ризыкларына да күчә.

- Ашларга барганда бәлеш чыгаралар. Бик тәмле, тик менә һәрвакыт нәрсәседер җитми кебек. Халисәмнең ярату, йөрәк җылысы салып пешергән ризыгын әллә каян таныйм мин, - ди Роберт абый гаилә хуҗабикәсен мактап.

Шулай бер-берсенә «тәтәй» булып, оныкларын хезмәткә өйрәтеп, чөкердәшеп гомер итә Исламовлар.

Сезгә менә бу материаллар да кызыклы булырга мөмкин:

Тукай районы Сәмәкәй авылыннан Роберт абый Исламов хромкада татар халкының «Иделкәем» көен башкара ВИДЕО

Исламовлар гаиләсе «Мин сине яратам» җырын башкара ВИДЕО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев