Якты юл
  • Рус Тат
  • Без Чернобыльгә 55000нче партия ликвидаторлары булып килдек, ди Комсомолец поселогыннан Фәрит Биков

    26 апрель - Чернобыль атом электр станциясендә килеп чыккан куркыныч аварияне искә алу көне. Әлеге фаҗига күпме кешенең гомерен алып киткән, күпме яшь, кан түктергән... Шул уңайдан без, Комсомолец поселогының ветераннар клубы әгъзалары, Чернобыль атом станциясендәге һәлакәтне бетерүдә катнашучыларның берсе - Фәрит Биков белән очрашып сөйләштек.

    - Тумышым белән Азнакай районының Октябрь-Бүләк авылыннан мин. Һөнәрем буенча лейтенант дәрәҗәсендәге химик-разведчик. Армиядән соң туган якларга кайтып, өйләндем һәм 1982 елда тормыш иптәшем белән Комсомолец поселогына күчеп килдек. Мин «КамАЗ» совхозында - механизатор, җәмәгатем янәшәмдә эшләп яшәдек.

    - Һәлакәт зонасына ничек килеп чыктыгыз соң?

    - Ул көн әле дә хәтердә. 1987 елның 14 маенда без 35яшьтән алып 45 яшькәчә, ике баладан артык балалары булмаган ирләрне хәрби җыенга чакырып, Чернобыль зонасына җибәрелүебезне хәбәр иттеләр. Оренбург өлкәсенең Тоцк шәһәрендәге хәрби лагерьда әзерлек курслары үттек. Анда мин химик-разведчик белгечлегенә ия булдым. Шул ук елның июнь ае башында үземнең батальон составында Чернобыльгә килеп төштем. Без ликвидаторларның 55000нче төркеме идек. Атом электр станциясенә кадәр 30 километрлык бер җирдә 75 кешеләп палаткаларга күчерделәр. Шунда тора башладык. Килү белән кисәтеп куярга да өлгерделәр: биредәге сулыкларда су коенырга, су эчәргә ярамый. Йөрүен дә без бары яңа гына салынган тротуардан йөрергә тиеш булдык.

    Көн саен мунча кертәләр иде. Бер ишектән кереп, радиацияле киемнәрне салып юынганнан соң, икенче бер яктан чиста кием-салым киеп чыгып китә торган идек. Иртән сәгать 6да торырга, төнлә, сәгать 10да кайтып йокларга кирәк. Ликвидаторларга бирелүче азык-төлек тә читтән, дәүләт резервыннан алып киленә иде: килограммлы банкаларда тушенка, кипкән җимеш, яшелчә, ярмалар. Ипине генә биредә үзләре пешерделәр.

    - Радиацияле һаваның организмга булган тәэсире сизелдеме? Авыр идеме?

    - Беренче көннәрдән үк үпкәләргә һава җитми иде, авыз эче дә корып җәфалады. Ул вакытлар турында сөйләгәндә Чаллыдан булган дустым Фоат исемә төшә. Ул без Чернобльдән кайткан елны ук үлеп китте. Мин, моны белмичә, авылда үгез суеп, итнең иң яхшы калҗасын сайлап, аның янына кунакка киттем. Фоат яшәгән фатирның ишегенә каккач, ишекне дустымның хатыны ачты. «Фоат юк шул инде. Үлеп киткәненә бер атна...» - диде. Менә шулай дустым белән очрашып, бар булганы турында сөйләшеп, күрешә дә алмый калдык.

    - Фәрит Хәнифович, хезмәт итү вакыты нидән чыгып билгеләнә иде соң?

    - Алынган нурланыштан чыгып. Рәсми рәвештә 25 рентген нурланыш алырга гына ярый иде. Шул норманы алучыларны башка урынга күчерәләр, ликвидациягә алып бармый иделәр. Аннары шундыйлар шактый гына җыелгач, аларга медицина карточкалары тутырып, туган якларына кайтарып җибәрәләр.

    - Һәлакәт зонасында авылдашларыгызны очратканыгыз булмадымы соң?

    - Әйткәнемчә, поселоктан мин үзем генә киткән идем. Миңа кадәр Чернобыльгә авылдаш Николай Батуевны җибәргәннәрен хәтерлим. Аның белән очрашкач, ихлас шатландык. Николай атнасына бер тапкыр зонага дарулар, төрле медикаментлар алып килә, аны ликвидаторларга тарата иде. Шулай аның белән еш күрешә торган булдык. Кызганыч, зонада санитар булып, кече сержант дәрәҗәсендә йөргән Николай инде вафат.

    Хәзерге вакытта Фәрит Биков улы һәм килене белән яши. Берничә ел элек җәмәгатен җирләгән. Фәрит Хәниф улы истәлекле юбилей медале белән бүләкләнгән. Гомерегезне куркыныч астына куеп, Чернобыль атом станциясендә авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашуыгыз өчен бүгенге һәм килер буыннар исеменнән рәхмәт сезгә, хөрмәтле Фәрит ага.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: