Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Без бергә булганда» халыкара бәйгедә район балалары югары дәрәҗәдә чыгыш ясады

Яр Чаллы шәһәрендә халыкара бәйге - «Без бергә булганда» дип исемләнгән фестиваль булып узды. Әлеге фестивальне «Сәләт планетасы» дип исемләнгән балалар иҗатына булышу һәм үстерү фонды оештырды. Бәйгедә Россиянең төрле төбәкләреннән иҗади коллективлар катнашып, үзләренең эшләрен һәм иҗади тырышлыкларын Мәскәү, Санкт-Петербург, Грузия һәм Казан профессиональ жюри әгъзаларына тәкъдим иттеләр.

Тукай районы данын яклап, бәйгедә балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары актив катнашты. «Профессионал» инструменталь жанр номинациясендә «Мирас» укытучылар ансабле чыгыш ясады. Ансамбль составында Вера Сәлимова, Лилия Мөхәммәтҗанова, Светлана Колесова, Вера Фокина, Рафаил Гайфуллин бар осталыкларын күрсәтә алдылар. Бәйгенең репертуар программасын ветеран-укытучы Рәиф Хәбибуллин эшкәртте. «Мирас» укытучылар ансамбле III дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булды. Шушы ук номинациядә укытучы Вера Фокинаның укучысы Вадим Гусев (баян классы буенча) чыгыш ясады. Ул I дәрәҗәдәге Диплом яулады.

Эстрада вокалы номинациясендә укытучы Мәүлидә Игътисамованың укучысы - I сыйныф укучысы Данил Сәйфуллин чыгыш ясады. Аңа исә II дәрәҗәдәге Диплом тапшырылды. Хореография (классик бию) номинациясендә VI сыйныф укучысы Алия Закирова чыгыш ясады һәм III дәрәҗәдәге дипломант исемен алды. Хореография (стилистик бию) номинациясендә «Задоринки» кечкенәләр коллективы I дәрәҗәдәге Дипломга ия булды. Коллектив составына кергән Чулпан Шакирова, Сабина Фатыйхова, Эвелина Краснова, Дамир Кәримов, Ангелина Зайцева, Линара Туктаева, Камилә Шабакаева, Илназ Фәрхетдинов, Артем Сапожников, Әмирә Хөсәинова, Динара Әхмәтҗанова, Айнур Яһудиннар бик оста итеп үзләрен сәхнәдә тотты, матур чыгыш ясады. Хореография (яшүсмерләр биюе) номинациясендә «Задоринки» урта хореографик коллективы чыгышына III дәрәҗәдәге Диплом бирелде. Әдилә Шәмсетдинова, Анастасия Зайцева, Надежда Егорова, Алия Закирова, Диләрә Сабитова, Лиана Кравченко чыгышын тамашачылар озак алкышлады. Дипломантларны укытучы Галина Щелконогова әзерләде, дип хәбәр итә район балалар сәнгать мәктәбе директоры Юлия Галишина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев