Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бестселлерлар авторы Эльчин Сафарли Казанга килә, тик аның белән очрашу ихтималы зур түгел

Очрашу Татарстан Милли китапханәсендә 21 апрель көнне була. Казанга "Библионочь-2018" традицион фестивале кысаларында танылган азәрбәйҗан язучысы Эльчин Сафарли киләчәк, әмма инде аның белән очрашу мөмкинлеге юк дәрәҗәсендә. Оештыручылар моны Татарстан Милли китапханәсе Уку залының 120дән артык кешене кабул итә алмавы белән аңлата. Шунлыктан очрашуга катнашучыларның теркәлү исемлеге инде ябылган. Очрашу...

Очрашу Татарстан Милли китапханәсендә 21 апрель көнне була.

Казанга "Библионочь-2018" традицион фестивале кысаларында танылган азәрбәйҗан язучысы Эльчин Сафарли киләчәк, әмма инде аның белән очрашу мөмкинлеге юк дәрәҗәсендә. Оештыручылар моны Татарстан Милли китапханәсе Уку залының 120дән артык кешене кабул итә алмавы белән аңлата. Шунлыктан очрашуга катнашучыларның теркәлү исемлеге инде ябылган.

Очрашу Татарстан Милли китапханәсендә 21 апрель көнне була. Биредә язучы үзенең "Когда я вернусь, будь дома" китабын тәкъдим итәчәк. Язучы белән автосессия дә оештырылачак, сораулар бирү мөмкинлеге дә була дип вәгъдә итә оештыручылар.

Искәртеп үтәбез, быел "Библионочь-2018" бөтенроссия акциясе "Китап тылсымы" программасы буенча үткәрелә. Чаралар Татарстанда Лев Толстой елына багышлана.

Эльчин Сафарли - "Сладкая соль Босфора" һәм "Туда без обратно" бестселлерлары авторы. Азәрбәйҗан язучысы һәм журналисты. Бакуда туган, озак еллар Истанбулда яшәгән. Рус телендә яза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев