Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Беркетмәләр аз төзелә, чөнки җирлек башлыкларының халык белән мөнәсәбәтне бозасы килми

Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына административ хокук бозучыларга карата беркетмә төзү хокукы бирү турындагы закон үз көченә кергәннән соң, районның авыл җирлекләре башлыклары һәм аларның урынбасарлары бу эшне башкару хокукына ия булды.

Ләкин кагыйдә бозучыларга карата беркетмәләр аз төзелә. Моның беренче сәбәбе булып авыл җирлекләре башлыкларының җирле халык белән мөнәсәбәтне бозарга теләмәве тора, дип белдерде хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә район административ комиссиясенең җаваплы секретаре Артур Җиангиров.

Ел башыннан әлеге комиссиягә административ хокук бозулар турындагы 88 эш кергән. Узган ел бу сан 108 булган. Шул ук вакытта җирлекләрнең вазифадагы затлары һәм аларның урынбасарлары тарафыннан 35 беркетмә төзелгән (узган ел - 16). Аның 17се Кнәз авыл җирлегеннән, 4есе Боерганнан, 3әр беркетмә Түбән Суыксудан, Кече Шилнәдән һәм Шилнәбаштан, 2се Бикләннән, берешәр беркетмә Круглое Поле, Иштирәк һәм Мусабай-Завод авыл җирлекләреннән. Мондый документларның күпчелеге төзекләндерү кагыйдәләрен бозу белән бәйле.

КоАПның 3.6 маддәсе нигезендә, территорияләрне төзекләндерү буенча муниципаль кагыйдәләрне үтәмәгән гражданнар 2000нән 3500 сумга кадәр, вазифадагы затлар 15000нән 30000 сумга кадәр, юридик затлар 200000нән 500000 сумга кадәр штрафка тартыла. Кагыйдә бозу бер ел эчендә тагын кабатланса, гражданнарга 3500дән 5000 сумга кадәр, вазифадагы затларга 30000нән 50000 сумга кадәр, юридик затларга 500000нән 1000000 сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк.

Ел дәвамында комиссия карарлары нигезендә райондашларга 523500 сумлык штраф салынган. Аның 278500 сумы ирекле рәвештә түләнгән, 4200 сумы суд приставлары аша алынган. Ел башыннан барлыгы 45 беркетмә әлеге хезмәткә җибәрелгән.

Республика буенча караганда, административ штрафларны түләтү буенча безнең район кызыл зонада. Бу күрсәткеч районда 53 процент кына тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев